Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Үз гомерен татар мәдәниятенә һәм халкыбызга хезмәт итүгә багышлаган командабызның иң күренекле, чын артист һәм харизматик катнашучысын сезгә тәкъдим итәргә рөхсәт итегез. Аның исеме, күпьеллык хезмәте, таланты һәм традицияләребезгә тугрылыгы якташларына гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүчеләргә дә билгеле.
Кыскача биографиясе һәм һөнәри юлына да күз салып үтик.
Ильяс Бакиев Ялутор районының Аслана авылында туа, мәдәнияткә мәхәббәт буыннан-буынга күчкән гаиләдә тәрбияләнә. Бала чагыннан ул сәнгать белән кызыксына башлый: башта балалар театры түгәрәкләрендә, аннары бию коллективларында чыгыш ясый. Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә. 1984 елда әлеге уку йортын тәмамлагач, Ильяс Бакиев мәдәният өлкәсендә карьерасын башлый, шушы еллар эчендә ул үз һөнәренең остасына әйләнә.
Иҗади эшчәнлеге һәм казанышлары
Ильяс Бакиев мәдәният өлкәсендә 40 елдан артык эшли, үз халкының гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән зур шәхес. Ул - артист, режиссер, музыкант һәм үзенең дәвамлы хезмәт юлында аңа кем генә булырга туры килмәгән. Үзенең уникаль куелышлары (постановки), якты чыгышлары һәм тамашачыларны җәлеп итә торган харизмасы белән танылды, тамашачыларының чын мәхәббәтен яулады. Аның эшләре милләтен, мәдәни мирасын тирән хөрмәт итү һәм башкаларны илһамландыра белүе белән аерылып тора. Үзенең эшчәнлеге елларында Ильяс Бакиев күптөрле бүләкләргә һәм мактаулы исемнәргә ия булды.
Җәмгыятьтәге роле һәм халыкка хезмәт итүе
Ильяс Бакиев үзенең иҗади уңышлары белән генә түгел, ә актив иҗтимагый эшчәнлеге белән дә өлкәдә танылды. Ул һәрвакыт мәдәни чаралар оештыруда катнаша, яшь талантларга ярдәм итеп, яшь артистларга остаз булып тора. Үз эшендә ул һәрвакыт төп принцип - «Халкы данын күтәрү өчен» эшли. Димәк, мәдәниятебез яшәсен һәм үссен, ә гореф-гадәтләребез беркайчан да онытылмасын өчен.
Илһамландыра белгән шәхесне нәрсә үзенчәлекле итә?
Бу аның профессионализмы гына түгел, ә үз халкына тирән мәхәббәте, ихласлыгы һәм ышанмаслык энергетикасы да, ул аның һәр чыгышында сизелә. Ул төрле яшьтәге кешеләр һәм һөнәр ияләре белән уртак тел таба белә, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгән якташыбыз үрнәге белән әйләнәдәгеләргә позитивлык һәм илһам бирә. Токым тамырларыңны истә тотуның, мирасыңны хөрмәт итүнең һәм һәрвакыт күбрәккә омтылуның мөһимлеген күрсәтә. Ул гади артист кына түгел - ул гореф-гадәтләрне бар халәте белән саклаучы һәм көчле, якты яңгыраган мәдәниятебез тавышы да.
Равис МӨЛЕКОВ,
Ялутор районы, Сәел авылы.
(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).