Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл шәһәрендә гомер итүче Галиябану апа Кинчина 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Олуг юбилее белән хезмәт һәм тыл ветеранын котларга килгән шәһәр хакимиятеннән вәкилләр Россия Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын тапшырдылар. Туганнары, улы, оныгы, дуслары котлап, әбигә сихәтле гомер, җан тынычлыгы, муллыкта яшәвен теләделәр.
Галиябану әби: «Мин Яркәү районында урнашкан Карбан авылында туып-үстем. Тубыл елгасы ярындагы борынгы татар авылының бай урманнарында гөмбә, төрле җиләкләр үсә иде. Балачак еллар сынаулы булса да, туган ягым минем хәтеремдә. Балачагым Бөек Ватан сугышы елларына туры килде. Әтием сугышта биш ел булды. Әниемнең кулында без 9 бала калдык. Мәктәптә 3 классны тәмамлап, эшкә җигелдек. Хәзер пенсия алабыз, күңелең нәрсә теләгәнне кибеттән барып аласың, үзең пешерәсең. Ялкау булмасаң, бакчаңда яшелчәсен, бәрәңгесен утыртасың. 90 яшемдә булсам да бөтен ризык, бәрәңге, яшелчә үзебезнең бакчада үсә. Утырткан яшелчәләремнең уңышларына һәм өебезне бизәп торган гөлләремә сокланмаган кеше юктыр. Яшьләргә теләгем: эштән курыкмасыннар. Эшләсәң, бар нәрсә дә була. Сау-сәламәт булсыннар. Илебезгә тынычлык телим», - дип сөйләде.
Галиябану апа сугыш елларны күргән хәсрәтләрне әле онытмый. Ул яшүсмер вакытыннан урман эшләрендә, аннары Уватта пешекче булып эшли. Пешекчеләр әзерләү кичке курсларын тәмамлый. Тормышка чыга. «Пилмән» кафесында хезмәт итеп, лаеклы ялга китә. Беренче тормыш иптәше яшьләй бакыйга күчә. Аннары икенче мәртәбә гаилә корып, картлык көнен тормыш иптәше белән каршы ала. «Тормыш иптәшемнең өч баласы иде. Биш яшендәге кече улыбыз минем белән бик җылы мөнәсәбәттә булды. Тормыш иптәшем хәзер вафат инде. Улыбыз бүген дә хәлемне белә, кайгыртучан, ачык күңелле булып үсте», - дип сөйләде.
Якты күңелле, хезмәт сөйгән, тормыш сынаулары узган әби 90 яшендә булса да тик утырырга яратмый. Күп еллар пешекче булып эшләгәнгә күрә, пешергән милли ризыклары белән улын, хәлен белеп кергән дусларын, кунакларны сыйларга ярата. Почта ташучы Фәридә ханым Локманова белән таныша. Аны якын күреп, ул инде эшләмәсә дә, аның белән әле аралашып яши. Йорт алды эшләрен әби үзе башкарырга тырыша. Озын гомерле булуның серен дә хәрәкәттә ди.
Римма УМИТБАЕВА.