Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Татар туе традицияләренә һәм йолаларына багышланган кичәнең премьерасы үтте. Иҗат итү - ул тулыландыручы һәм илһамландыручы процесс. Идеяләр, фикерләр, карарлар, тәкъдимнәр, тәҗрибәләр, тормышка ашыру. Һәм менә ул нәтиҗә. Дуслар даирәсендә матур, тәмле, кызыклы һәм мавыктыргыч кичә.
Татар туй йолаларына багышланган кичә һәр нечкәлегенә кадәр уйланылды. Бу Нэля Фәйзуллина һәм минем өчен иҗади квест булды. Ә башкача ничек? Кичә кунаклары нигездә руслар иде. Без аларга туй традицияләренең төрлелеген һәм асылын җиткерергә теләдек. Без кунакларны туй вакытында әлегә кадәр яшьләрне ничек каршы алалар, шулай каршы алдык. Кунакларны, татлы һәм бәхетле тормыш теләп, тышкы ишек төбендә үк бер кашык хуш исле бал белән сыйладык. Ә аннары хатын-кызларны мендәргә бастырдык. Татар каенаналары иренең өендә киленгә йомшак һәм җылы булсын өчен шулай эшләгәннәр. Сюжет буенча без ике яучы идек. Без кунакларга 100-200 ел элекке борынгы гореф-гадәтләр турында мавыктырып сөйләдек һәм шунда ук, туйларыбызны искә төшерү өчен, яшьлегебезгә әйләнеп кайта идек. Бирнәле бер арба да әзерләдек. Бу татар гаиләләрендә кызлар өчен әзерләнгән бирнәнең йөздән бер өлеше. Алып баручыларның шәхси коллекцияләреннән стильләштерелгән әйберләр туйга әзерлек атмосферасын бирә алды.
Ә сез беләсезме туйга яучы ничек килгән?
Аның бер кулында баш яулыгына төргән азык-төлек, икенче кулында башына кулъяулык бәйләнгән таяк булган. «Баш – безнең, келәт - сезнең» яки «Баш - миннән, кылыч - сездән» дигән. Шуннан соң яучы, егетнең яхшы сыйфатларын тасвирлап, аны мактарга керешә. Аннары кәләш турында сөйли. Мәсәлән, «сезнең йортта зур (кечкенә) тәрәзәләр» (тәрәзә дип кызның күзләре күздә тотыла).
Кәләшнең гаиләсе турында да шундый ук формада сөйли. Гаиләне кунакчыл дип әйтергә теләсәләр: «капкалары зур», кунакчыллык җитмәсә «кечкенә», - дигәннәр. Хәлле гаиләләрне «симез ат» белән чагыштырганнар, ярлылыкны — «ябык» белән.
Ризалык алгач, кодалар кәләшнең әти-әнисенә кечкенә генә бүләк - күлмәклек, ашъяулык, сөлге һәм тәм-том калдыралар. Без Колыма, сүз куешу, туй, кәләш һәм кунакларның киемнәре, беренче туй төненнән соң иртәнге мич ягу традициясе, яңа килгән кәләш һәм кияү кунакларга үз осталыкларын күрсәткән көн турында сөйләштек. Безнең кунаклар бер тамчы да түкмичә су тутырылган чиләкләр ташыдылар. Кияүгә бирергә мөмкин, димәк. Ә без татар җырларын җырладык. «Эпипә»гә биеделәр. Кичә бер-берсенә бүләкләр бирү белән тәмамланды.
Әмма безнең барыбыз өчен дә иң зур бүләк - бәйрәм атмосферасы, үзең турыдан-туры катнашып йолаларны аңлау булды.
Әлмирә ГОМӘРОВА,
Төмән шәһәре.