Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Әфузания Насыйбуллинаның вафат булуы турындагы авыр хәбәрне ишеткәч, бик кайгырдым. Мондый кайгыны гаиләсе ничек кичерер, дип уйландым һәм аның турындагы якты истәлекләрем белән бүлешәсем килде.
Әфузания Хәйретдин кызын мин 1968 нче елдан бирле беләм. Беренче кабат аны Яркәү РОНО бинасында, яңа гына мәктәпләргә юллама алган яшь укытучылар төркемендә күрдем. Озын чәченнән матур прическа ясаган тыйнак, сылу татар кызы минем игътибарымны шунда ук үзенә тартты. Ул чакта аның белән танышырга насыйп булмады, мине абыем Марат Мамаев чакырып җибәрде. Шуннан соң без берничә ел күрешмәдек. Әфузания Хәйретдин кызы татар мәктәпләрендә, ә мин – рус мәктәпләрендә эшләдем. Икенче очрашуыбыз 1982 елда Төмән шәһәрендә булды. Ул чакта без шәһәрдә, күрше урамнарда яшәдек. Бу вакытта инде Мирсат Мирхәдәм улы белән гаилә корып, үзләренең йортларын булдырып, балалар үстерәләр иде алар. Бервакыт миңа ул йортта булырга туры килде. Өй эче бик җыйнак һәм гади, ишек аллары, бакчалары да чиста җыештырылган, гомумән, бар нәрсәгә дә уңган хуҗабикә кулы тигәне күренеп тора иде. Тормыш иптәше ул чакта юрист булып эшләде. Беренче карашка кырыс холыклы булып күренсә дә, ул бик игелекле, игътибарлы, исәнлекле, тирән белемле кеше, безгә эшебездә дә акыллы киңәшләр биреп торды. Фатир алганнан соң, агач йортларын дусларына калдырдылар. Әфузания Насыйбуллина җәмәгать эшчәнлеген Төмән шәһәрендә «Сыбыр», «Чимги-Тура» иҗтимагый оешмалары төзелгәч башлап җибәрде. Бу оешмаларга мин дә кердем һәм безгә академик Николай Томилов, профессор Фоат Вәлиев, шагыйрьләр Николай Шәмсетдинов, Александр Гришин кебек күренекле шәхесләр ярдәм итеп тордылар. Җыелышларга Тубыл шәһәреннән, сәламәтлеге яхшыдан булмауга карамыйча, Арслангәрәй Арангулов та гаиләсе белән килеп йөрде. Безнең төп максатыбыз – татарлар яшәгән авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә татар теле дәресләрен укыту. Ул елларда, бигрәк тә татар авылларыннан чыккан ата-аналар балаларының рус телен ныклап өйрәнүләрен хупладылар, чөнки рус телен яхшы белмичә, югары уку йортларына укырга керү мөмкинлеге икеле иде. Әфузания Хәйретдин кызы туган телебезнең, милләтебезнең чын патриоты булды. «Сыбыр» өлкә оешмасына акча бирелә иде, ә шәһәрнекегә – юк. Шуңа Әфузаниябез документларны рәсмиләштерер өчен дә үз акчасын куллана иде. Офиска ул эшкә йөргән кебек йөрде. Без аның белән китапханәләргә, архивларга, түрәләр белән очрашуларга бардык. Андый җирләргә Әфузания Хәйретдин кызы белән йөриселәре бик җиңел, уңайлы иде, чөнки ул түрәләр белән сөйләшкәндә үзенең максат, теләк-таләпләрен дөрес җиткерә, аңлата, карашларын яклый белде.
Сәләтле укытучының хезмәтенә академик Диләрә Тумашева да олы бәя бирде. Ул Төмән шәһәренә килеп, Әфузания Хәйретдин кызы туплап җыйган өлкә татар теле укытучылары белән 2 атна буена эшләде. Бөек галимә экспедиция вакытында җыйган себер татар сүзләрен укытучылар белән бергә анализлады. Бу эштә дә Әфузания Насыйбуллина, Идея Ханнанова, Софья Исхакова активлык күрсәтеп, тирән белемнәрен исбатладылар. Әлбәттә, Әфузания Насыйбуллина себер татар телен өйрәнү эшен нигезсез башламады. Зур тәҗрибәле, абруйлы татар теле укытучысын ТОГИРРОга эшләргә чакыралар. Бу эшен дә ул бар халәтен, тырышлыгын куеп эшләде. Институтка килгән саен аның гел компьютер каршында эшләп утырганына юлыга идем. Татар мәктәпләренә китаплар, методик ярдәмлекләр, класстан тыш чаралар уздыру сценарийлары җитешмәгән, ул аларны төрле юллар аша булдырырга тырышты. Тыйнак, ярдәмчел, мәрхәмәтле укытучыны биредә бик зурлыйлар, аның белән һәркем аралашырга теләде. Шунысы бик мөһим: татар телен саклап калыр өчен тырышып күпме эшләсә дә, ул үзенең башкарган хезмәте турында бер дә кычкырып, мактанып йөрмәде. Кызганычка, вакыт беркемне дә жәлләми шул. Әфузания Хәйретдин кызының якыннарының олы кайгыларын уртаклашам. Әфузаниябезнең урыны оҗмахта булсын, аның себер татарлары өчен башкарган олы хезмәте беркайчан да онытылмас.
Роза ХӘКИМОВА,
Төмән шәһәре.
(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).