Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Үзенчәлекле фәлсәфәсе белән сискәндерүче, табигать образлары ярдәмендә дөньяны антропоморфизм яссылыгында сурәтләүче, татар шигъриятен яңа мотивлар, образлар белән баеткан» (әдәбият галиме Дания Заһидуллина әйткәнчә) Шәүкәт Гаделшаның тууына 75 ел тулуга багышланган викторина сорауларын «Яңарыш» ның 33 нче санында тәкъдим иткән идек. Җаваплар алу өчен срокны 1 октябрьгә кадәр билгеләдек.
Шул вакыттан бирле редакциябезнең электрон почтасына 3 җирдән җаваплар алдык: Түбән Тәүде районының Киндерле авылы ветеран укытучысы Фәния Заһидуллинадан, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе укытучысы Банисә Ниязовадан һәм Татарстан Республикасының Саба районы, Явлаштау авылы китапханәсендә эшләүче «Ак калфак» берләшмәсе апаларыннан. Җавапларның барысы да тулы, дөрес диярлек иде. Аларны җентекләп карап чыкканан соң, урыннар билгеләнде.
Чит төбәктә яшәүче апаларның да якташыбыз иҗаты белән таныш булуларын, китапханәдә кичәләр үткәреп, шигырьләрен сөйләүләре безнең өчен зур шатлык булды. Рәхмәт аларга! Кайбер җавапларда төгәлсезлекләр булу сәбәпле, Явлаштау иҗат сөючеләре 3 урынга чыктылар.
Тубыл шәһәрендә руслашып барган балаларга бар күңеле белән туган телләренә мәхәббәт сеңдерергә омтылучы Банисә Сөнгатулла кызы әзерләгән җаваплар шактый тулы, барысы да дөрес диярлек. Эшендә Шәүкәт Гаделшаның иҗатын актив куллануы, яхшы таныш булуы күренеп тора. Хөрмәтле укытучы эшен 2 урынга билгеләдек.
Һәм дә инде Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Шәүкәт Сибгатуллинның якташы Фәния Габдрахман кызының дәфтәр битләренә кул белән язылган җавапларын укыганда, алардан горурлык, шатлык хисләре ташып тора. «Кадерле авылдашыбыз, искиткеч талантлы, киң күңелле, эчкерсез, гадел, акыл иясе, олы шәхес – шагыйрь Шәүкәт Гаделша (Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин) белән чиксез горурланабыз. Рәхмәт, мәрхәмәтле, Шәүкәт абый, йөрәк аша чыга бу сүзләр» , - дип яза Фәния Заһидуллина. Аның һәр җавабында мәгълүмат тулы, артыгы белән бирелгән, ул киңәйтеп, мулдан дөреслекне җиткергән. Берсүзсез ветеран укытучы җаваплары 1 урын алдылар.
Барлык катнашучыларны да чын күңелдән котлыйбыз һәм олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бу матур идеяне башында торган профессор Хәнисә Алишинага һәм сорау-җавапларны әзерләгән Фәния Төхвәтуллинага да чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз. Бүләкләү өчен, көнен билгеләгәч, чакыру җибәрербез.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.