Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Уллары махсус хәрби операциядә булган, Вагай районында су басудан зыян күрүче гаиләләргә ярдәм сорап килгән өлкә Думасы депутаты Регина Юхневичның һәм Вагай районы депутаты Мәүгидә Иманованың үтенечләре буенча Тубыл районы Маслово авылында яшәүче Фәүсия һәм Ибәтулла Мәмәтовлар булышлык күрсәтеп, 18 яхшы токымлы кәҗә җибәрделәр.
Игелекле булу, бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек, авырлыклар килгәндә сынала. Бу хакта Фәүсия ханым: «Су басу нәтиҗәсендә милләттәшләребез җыйган малларын югалттылар. Көтелмәгән кайгыны кичерү җиңел түгел. Бездән ярдәм сораучыларга бер генә шарт куйдык. Уллары, я якыннары махсус хәрби операциядә булганнарның гаиләләренә безнең сөтле кәҗәләребез ярдәм булсын дип. Безнең ярдәм мохтаҗларга барып җитсен, сау-сәламәт яшәсеннәр. Бу сынауны җиңеп чыгарга Аллаһым көч бирер. Ә инде махсус хәрби операциядән улларын алып килеп җирләү ата-ана күңелендә гомерлек яра ул. Аллаһы Тәгалә һәр ата-анага түземлек, сабырлык бирсен. Безнең кәҗәләрнең сөте аларга ярдәм, шифа булсын. Үз көчебез, тырышлыгыбыз белән Маславо авылында гаиләбез белән хезмәт итеп гомер кичерәбез. Үз хуҗалыгыңдагы хезмәт күңелне тынычландыра, оныклар безнең эшне күреп үсәләр. Яшелчә бакчабызда да быел уңыш мул булды. Улыбыз Әпсәләм исән вакытында безнең ярдәмчебез иде. Аның вафатына бер елдан артык вакыт узды. Алгы сызыкта булган улыбызны югалту әйтеп, сөйләп бетергесез авыр кайгы. Дөнья мәшәкате белән яшәсәк тә, аны сагынмаган, уйламаган көнебез юк. Безнең кайгыны да уртаклашучыларга рәхмәт. Якташларыбызга, илебезгә сынаулар килгәндә, һәркем үз өлешен кертсен иде. Бердәм булганда илебез белән дошманны да җиңеп чыгарбыз. Бергә һәм бердәм булыйк» , - дип сөйләде.
Якташларыбызның игелекле эшләре дәвамлы, башкаларга үрнәк булсын. Биргән ярдәмегез меңе белән үзегезгә кайтсын.
Римма УМИТБАЕВА.