Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Батырлар хәтеренә каеннар утырттылар

последние и лучшие новости искусства в мире

«Әтием каены» регионара акциясе Ялутор районында киң колач җәеп уздырыла. Ул Россиянең «Үлемсез полкы» хәрәкәте инициативасы белән оештырылып, махсус хәрби операциядә Ватан өчен гомерләрен биргәннәрнең истәлеген саклауга юнәлдерелгән. Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре оештыруында Калмаклар авылының Хәтер бакчасында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына куелган һәйкәл янында уздырдылар.

Бу чарага Аслана урта мәктәбе укучылары, педагоглары, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның якыннары, хакимият органнары вәкилләре, волонтер-активистлар һәм күрше авылларының битараф булмаган кешеләре зур хөрмәт һәм энтузиазм белән җыелдылар. Чараны тантаналы рәвештә Аслана авыл китапханәсенең китапханәчесе Асия Төлкибаева белән Аслана авыл хакимияте белгече Земфира Зиһаншина алып бардылар.

40-41-25

Сәламләү сүзе белән Аслана авыл хакимияте башлыгы Хәйрат Юртлыбаев, район Думасы депутаты Марат Мирязов, район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рауфат хәзрәт Аллаяров һәм запастагы подполковник Илгиз Мөхәммәдиев чыгыш ясадылар. Илгиз Йолдыз улы үзенең теләкләрен җиткереп: «Бүген без Калмаклар авылында махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган 4 батырыбыз - Илфар Сәйфуллин, Калбай Алиев, Руфат Мөстәкыймов, Ильяр Бикбаев хөрмәтенә яшь каен агачлары утыртабыз. Киләчәктә бу каеннар саны күбәймәсен, яу кырындагы егетләребез сау-сәламәт туган йортларына әйләнеп кайтсыннар дигән теләгемне белдерәм» - диде. Җыелган халык ил батырларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Егетләрнең әниләренә олы хөрмәт белдереп укучылар чәчәкләр тапшырдылар. Аслана күчмә мәдәният комплексы җырчылары Илчан Хөснетдинов, Юлдаш Кәбиров аларга багышлап җырлар башкардылар.

Яшь каен үсентеләрен утырту хокукы батырларның  иң якын кешеләре – аларның улларына, оныкларына, хатыннарына һәм ата-аналарына бирелде. Аннары авыл волонтерлары җитәкчесе Ильмира Гарипова җыелган халыкка махсус хәрби операция зонасына җибәрергә әзерләгән әйберләрне күрсәтеп, эшләре буенча отчет ясап, матди ярдәм күрсәтеп торучы Аслана авыл хакимияте башлыгы Хәйрат Юртлыбаевка, авылдашларына рәхмәт белдерде. Аның әйтүенчә, көмеш волонтерлар 600 маскировкалау челтәре, 100гә якын дронга каршы юрган, 280 «Леший» костюмнары җибәргәннәр. Ә инде озак яна торган шырпы, «косточка» мендәрләр, окоп шәмнәренең санын әйтәсе дә юк. Әлеге акцияне оештыручы Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: «Акциядә катнашучыларның барысына да битараф булмаганнары өчен һәм дә бу мөһим, күңелгә үтеп керә торган вакыйганы оештыруда безгә зур ярдәм күрсәткәннәрнең барысына да аерым рәхмәт белдерәбез», -- диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836