Октябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән өлкәсендә дини гыйлемгә ия булган белгечләрнең саны артып бара. «Гыйлем алу - энә белән кое казу», дигән мәкаль бар. Шушы сүзләр гыйлемнең никадәр дәрәҗәле, кыйммәтле һәм кадерле әйбер икәнен күрсәтә. Ходайның рәхмәте, Төмән өлкәсендә дә әкренләп булса да дини гыйлем ияләренең саны елдан-ел үсә. Үткән җәйдә төбәгебезгә Казан югары мөселман мәдрәсәсендә алган дипломлы өч якташыбыз кайтты. Алар: Төмән өлкәсендә хезмәт иткән хөрмәтле Рафаэль хаҗи Гадиев, Рамазан хәзрәт Галиуллин һәм Илнур хәзрәт Уразов. Өч хәзрәтебез дә Казанда алган гыйлеме белән бик канәгать. Алар алган белем һәм тәҗрибәләре белән үз якташлары белән уртаклашырга әзер. Хөрмәтле хәзрәтләребезне максатларына уңышлы рәвештә дипломга ирешүләре белән тәбрик итәбез! Ходай Тәгалә сезгә көч-куәт бирсен. Төмән җирлегендә халкыбызнын милли-рухи нигезләрен торгызу эшен алып барырга насыйп булсын. Амин.

Динар НӘФЫЙКОВ, Төмән шәһәре.