Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубылның 15 нче мәктәбендә «Иҗтимагый дәресләр» фестивале кысаларында эчтәлекле очрашу узды.
Мәктәпнең актлар залында 100дән артык укучы кызыклы әңгәмәдә катнаштылар. Бәйрәм кунагы - Тубыл шәһәре администрациясенең мәдәният һәм туризм департаменты директоры Зөһрә Исимбаева якыннары турында үзенең чыгышын фотопрезентация белән баетып, балаларга аңлаешлы рәвештә сөйләде. Сөйләүченең илебез патриотлары турында чыгышын укучылар кызыксынып тыңладылар. Бөек Ватан сугышында Сталинградны азат итү өчен сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы минометчы, Кызыл Армия сержанты Әхмәтҗан Әлмөхәммәтов турында эчтәлекле мәгълүмат укучыларның күңелләрендә озакка калыр. Ул Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен югары бүләкләргә лаек булган: I дәрәҗәдәге «Ватан сугышы ордены», «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Әхмәтҗан Әлмөхәммәтов һәм Бөек Ватан сугышыннан соң илебез сакчылары турында сөйләүче балаларның игътибарын үзенә җәлеп итте. Ул мавыктыргыч, башлангыч сыйныф укучылары өчен дә аңлаешлы сөйләде.

Чараны оештыручылар мәктәп директоры Әлфия Петухова исеменнән Зөһрә Исимбаевага Рәхмәт хатын тапшырдылар. Әлфия Әхтәм кызы: «Укучыларга патриотик тәрбия бирү мәктәптә игътибар үзәгендә тора. Укучыларны патриотик рухта тәрбияләүдә укытучының, ата-аналарның роле зур. Бу безнең уртак бурычыбыз. Тубыл шәһәрендә «Иҗтимагый дәресләр» фестивале кысаларында мондый очрашулар, иҗтимагый дәресләрне класс кабинетларында оештыру да традициягә керде. Киң күләмдә очрашуларның, класс кабинетларында узган дәресләрнең максаты - мәгариф, мәдәният өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне үстерү дә», - диде. Башлангыч сыйныф укытучысы Нурилә Шамратова: «Безнең мәктәптә хөрмәткә лаеклы җәмәгать эшлеклеләре, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар укучыларда патриотизм, илебез һәм илебез халкы өчен горурлык хисләре уята. Бүгенге көндә бу юнәлешнең эше дәвамлы булсын. 15 нче мәктәптә булган кунакларыбызга рәхмәтләребезне белдерәбез. Зөһрә Фәрит кызына эшендә уңышлар телибез. Киләчәктә дә элемтәбез өзеләмсен», - дип теләкләрен, рәхмәтләрен белдерде.
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: очрашу вакытында.