Октябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән өлкәсе генә түгел, дөньякүләм бию спорты дөньясында «Вера» формейшн командасы билгеле урын яулый. Аның яңа гына Екатеринбургта узган Россия чемпионатында Европа программасында катнашучы төркеме (тренерлары Михаил Ленский һәм Александра Постельняк) «Кармен» яңа якты композициясе ярдәмендә 25 нче тапкыр алтын медаль яулады. Ә инде латинада төмәнлеләр 11 нче тапкыр җиңүче булды. Дмитрий Рощектаев һәм Мария Потапова җитәкчелегендәге команда «Хисләр хәрәкәте» белән чыгыш ясады.

Бу командада шөгыльләнүче Тимур Хәлидов – өлкәбездәге «Нур» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзасы Алсу һәм танылган композитор Әмир Хәлидовларның улы. «Тимур 7 яшеннән башлап бу ансамбльгә өйрәнергә йөри башлады», - диде Алсу Фанир кызы. Тагын да тамырларында татар каны булган Виталина Алиско, Роман Сәфәргалиев, Сергей Кудисов, Влад Арзанов белән дә горурлана алабыз.
Өлкән тренер Алексей Литвинов сүзләренчә, ун категориянең сигезе – «Вера Старс», «Вера Джуниорс», «Вера Герлс» һәм «Вера Пионер» командалары биючеләрнең югары дәрәҗәсен яулап, җиңүгә ирештеләр. Чемпионатта 16 Төмән составы чыгыш ясады. 500гә якын спортчы һәм аларның җанатарлары «Вера»га ярдәм итәргә барганнар.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.