Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Ветераннар балалар белән очраштылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә Рәсимә Дәүләтшина җитәкчелегендәге «Иске Зарека» Төмән шәһәре ветераннар оешмасы «Илһам» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә «Борки» балалар йортында булдылар.

Бүләкләр һәм сыйлар белән килгән кунакларны үзәктә тәрбияләнүче балалар шатланып кабул иттеләр. Очрашу аралашудан башланды, һәр бала үзенең мавыгулары турында сөйләде: берәүләр — бокс, икенчеләр — футбол, өченчеләр - иҗат белән шөгыльләнәләр икән. Берничә бала пианинода моңлы, дәртле көйләр уйнап, икенчеләре кул эшләрен, ясаган рәсемнәрен күрсәтеп осталыклары белән ветераннарны һәм кунакларны таң калдырдылар. Кунаклар өчен экскурсия уздырылды, үзәкнең һәр почмагы турында җентекләп сөйләделәр. Аннары балалар кунаклар белән бай табын янында утырып сөйләштеләр.

40-42-25

«Илһам» оешмасы җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин балаларга яңа уку елында уңышлар теләде, куйган максатларына, язмыш сынауларына бирешмичә, туры барырга, миһербанлы, тырыш, җаваплы, максатчан булып яшәргә киңәш итте. Тәрбиячеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, чөнки тәрбияче эше — зур хезмәт, диде ул. Шулай ук ул «Ростелеком» ветераннар оешмасы рәисе Светлана Луценкога һәм «Иске Зарека» оешмасы вәкилләре - Галина Богдановская, Нина Дергунова, Людмила Гангаловага һәм Сабидә Шәяхмәтовага ярдәмнәре өчен, Төмән шәһәр Думасы депутаты Иван Худяковка транспорт өчен һәм Ирина Фефеловага тәм-томнар белән тәэмин иткәне өчен аерым рәхмәтен юллады. «Иске Зарека» оешмасы рәисе Рәсимә Дәүләтшина: «Без үзәккә даими рәвештә киләбез һәм ветераннар белән «Борки» балалар үзәге арасындагы үзара хезмәттәшлегебезне бик мөһим дип саныйбыз», - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: «Борки» балалар йортында.

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836