Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Якташ шагыйрь белән очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәренең «Ашханә - халыклар дуслыгы» милли кафесында хезмәт ветераны, танылган спортчы, җирле шагыйрь, музыкант Әлмөхәммәт Хәбибуллинның иҗат кичәсе узды.

Әлмөхәммәт Ниязмөхәммәт улы 1945 елның 7 маенда Вагай районы, Башкурда авылында туа. Быел ул 80 яшен билгеләп үтте. Әтисе Ниязмөхәммәт Хәбибуллин 1942 нче елны сугыштан яраланып кайта. Бөек Ватан сугышы ветераны «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1919 нчы елны туган әнисе Хөллә Камал кызы гомер буе колхозда эшли. СССРның хезмәт ветераны исеменә лаеклы була. Әлмөхәммәт Хәбибуллин 1982 нче елны Вагай районы, Карагай авылы урта мәктәбен тәмәмлый, Дубровное район үзәгендә авыл һөнәри–техник училищесына укырга керә. Укуын тәмамлап, армия сафларында хезмәт итә. Гомер юлында укырга, һөнәри белем алырга омтылып яшәгән якташыбыз машина йөртүче булып та эшли, хезмәт укытучысы һөнәре буенча курслар да тәмамлый, читтән торып Свердловск физик культура техникумында белем ала. Тубыл шәһәренә гаиләсе белән күченеп килгәч, хезмәт юлын спорт белән бәйли. 1981-1983 елларны Тубыл шәһәре советы стадионының директоры булып эшли. Якташыбыз шәһәрдә физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе, өлкә Думасының Рәхмәт хаты, өлкә спорт һәм яшьләр сәясәте департаментының, Тубыл шәһәре хакимиятенең күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Төмән өлкәсенең авыр атлетика федерациясен оештыруга нигез салган спортчыны хөрмәт итәләр.

40-7-25

Аны узган 80 яшьлек юбилее һәм иҗат уңышлары белән коллегалары, шәһәр себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских һәм коллективы, «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле җитәкчесе Роза Яхина һәм коллективы котладылар. Кичәдә катнашкан Нәсимә Корманова: «Әлмөхәммәт абый Хәбибуллин иҗат иткән шигырьләрен яратып тыңладык. Авторның шигырьләр җыентыклары да дөнья күргән. Татар теле, туган ягы, табигате, туган иленә багышланган рус һәм татар телендә иҗат ителгән шигырьләре игътибарга лаек.

Күпкырлы талант иясе уен коралларында уйнап, җырлап, сәнгатьле шигырь сөйләп кунакларның кәефен күтәрде. Танылган спортчының шәкертләре арасында Россия күләмендә узган ярышларда катнашып җиңү яулаганнары бар. Кичәне Илтус Уразмәмәтов һәм аның иҗат төркеме башкаруында җырлар бизәде. Әлмөхәммәт Хәбибуллин үзе дә баянда уйнап җырлар башкарды. Күп еллар шәһәрнең беренче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә җитәкче булып эшләгән кичә герое шигырьләр җыентыгыннан алынган шигырьләр тыңлап, авторны гомер бәйрәме белән котладык. Кичә милли табын артында сөйләшеп күңелле, матур үтте», - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА.

(Ринат Якупов фотосы).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836