Октябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Өлкәбезнең төрле районнарында яшәүче милләттәшләребезнең тормышы кызыксындыра. Мәсәлән, Исәт районында бердәнбер татар авылы бар – Югары Егәнле. Ул Югары Егәнле авыл хакимиятендә бердәнбер административ үзәк һәм яшәү пункты. Интернет мәгълүматлары буенча, 2021 елда анда 475 кеше яшәгән. 1917 елгача Тубыл губернасы Ялутор өязе, Сәел (Сингуль) волостена кергән. 1926 елда Югары Егәнледә 146 хуҗалык исәпләнгән. Административ мөнәсәбәттә - Урал өлкәсе Төмән округы Суерск районы.
Кешене исәпкә алу буенча, 1926 елда авылда 737 кеше (390 ир, 347 хатын-кыз) шул исәптә: 99% себер татарлары саналган. 2001 елда 480 кешедән татарлар 91% тәшкил иткән.
2025 елның 1 сентябрендә капиталь ремонттан соң Югары Егәнле тугыз еллык мәктәбе үзенең ишеген ачты. Укытучылар, укучылар, ата-аналар өчен ул шатлыклы вакыйга булды.
Тантаналы линейка яңартылган мәктәп бинасы янында узды. Халыкны вакытлыча Исәт районы башлыгы вазифасын үтәгән Константин Швецов, районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Быбина, Исәт районы прокуроры Сергей Королев, вакытлыча Югары Егәнле авыл хакимияте башлагы вазифасын үтәгән Рәйсә Камалова һәм башкалар котладылар.

Якташларыбыз өчен шушы куанычлы вакыйга уңаеннан, Югары Егәнле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы күп грамоталар, Рәхмәт хатларына лаек Зөлфия Камаловадан үзе, хезмәте турында сораштык.
- Ялутор районы, Кулик авылында әтием - Мансур Билал улы һәм әнием – Маһинур Абдулла кызы Чәләлетдиновлар гаиләсендә туганмын. Гаиләдә 5 бала үстек. 1997 елда Тубыл дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлеген көндезге укуда тәмамлаганнан соң, хезмәтемне башладым. 1997 елдан шушы мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын, 2013 елдан туган телебезне укытам. Озак еллар татар телен абруйлы, тирән тәҗрибәле, гадел укытучы – Флора Фәтхуллина укытты. Югары Егәнле тугыз еллык мәктәбе 1982 елда төзелгән. Белем учагын 30 ел Зөләйха Камалова җитәкләде. Менә бер ел инде директор вазифасын яшь укытучы Гүзәл Ихсанова башкарды.
Аның декрет ялына чыгуы сәбәпле, мәктәпне яңадан Зөләйха апа җитәкли. Коллектив бик дус, тату. Укытучылар барысы да татарлар. 10 укытучы 56 укучыны укыта, беренче сыйныфка 7 укучы керде. Мәктәптә зур стажлы укытучылар укыттылар һәм лаеклы ялга чыктылар. Алар – тарих фәне укытучысы Кафия Фәтхуллина, география фәне укытучысы Татьяна Ихсанова, математика фәне укытучысы Рәхилә Айдарова, башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнур Солтанова.
Заманча мәктәпкә аяк бастык. Башта дулкынландырды. Подрядчы оешма түбәне, нигезне, идәннәрне, баскычларны, ишекләрне һәм башкасын алыштырды. Стеналарда эчке, тышкы эшләр эшләнде, җылылык, вентиляция челтәрләре алыштырылды, суүткәргеч, электр тәэмин итү системалары яңартылды. Класслар, коридорлар, ашханә үзгәртеп корудан соң яктырак, киңрәк булып калдылар. Яңа мебель, җиһазлар кайтты. Интерактив такталарга бик шатландык.
Татар теле һәм әдәбиятына 1 сәгать кенә вакыт бирелә. Китаплар җитәрлек. Дәресләрдә русча да аңлатам. Чөнки кайбер балалар татарча аңламыйлар. Авылда рус гаиләләре дә бар. Татар телендә элек ничек сөйләшкән, шулай сөйләшәбез. Әмма хәзер шундый вакыт: интернет, глобальләштерү заманы. Яңа кыйммәтләр, яңа буын, үзебезнең туган телебезне югалтмыйк, саклыйк! – дип сөйләде Зөлфия Мансур кызы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.
Рәсемнәрдә: яңартылган мәктәп; Зөлфия Камалова.