Октябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Улан-Удэ шәһәрендә «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы финалы үтте. Бурятия Республикасы бөтен илдән педагогларны җыйган: 103 катнашучы (читтән торып 120 педагог) бирегә үз методикаларын, иҗади идеяләрен һәм 37 туган телне укытуның уникаль практикаларын алып килгәннәр.
Өлкәбездән Төмән районы, Индрәй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, үткән елда «Өлкәдә иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» исемен яулаган Рузилә Исмәгыйлова катнашты. Рузилә Шәрифулла кызы – тәҗрибәле укытучы, «РФ гомуми белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре», Россия Федерациясенең «Иң яхшы укытучылары» Бөтенроссия конкурсында өч тапкыр җиңүче, РФ мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасының ике медале иясе.

Бәйге турында аның үзе белән сөйләшеп алдык:
- Рузилә, ничек каршы алды Бурятия башкаласы? Истәлекле урыннарда булдыгызмы?
- Бик әйбәт каршы алдылар, 43 нче мәктәп директоры үзе озатып йөрде. Мәгариф һәм фән департаментыбыз тырышлыгы белән бик яхшы «Байкал Плаза» кунакханәсенә урнаштык. Буш вакытыбызда Иволга үзәненә (дацанга кердек), Ленинның иң гадәти булмаган һәйкәлләренең берсе - аның башының гаять зур сыны урнашкан мәйданга, Байкал күленә, «Дала күчмәсе» этнокомплексына, милли музейга, спектакльләргә бардык. Минем күңелемә хуш килгәннәрдән Чыңгызхан тукталышы булды. Ташлар кыясына менеп фоторәсемгә дә төштек.
- Ил күләмендәге ярышларда үзеңне ничек хис иттең?
- Финал ярышларында «Методик остаханә», «Класс сәгате», «Дәрес», мастер-класс кебек сынауларда катнаштык. Бәйгеләрдә тәҗрибәмнән чыгып, методик алымнарның берсе - театраль технологияне күрсәттем. Бүгенге көндә аны иң актуаль алымнарның берсе итеп күрәм. Ул бөтен кирәклеләрен җыйган – анда төрле уеннар, «чуму» (погружение), ассоциатив, креатив, проблемалы укыту технологияләрен үз эченә алган. Тулаем алганда, яңа һәм иске алымнарны туплаган ул. Дәрес башында фонетик алымга күп вакыт бирәм. Ул татар хәрефләрен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Кулланган авторларымны әйтеп киттем.
Көнлек программа бик тә тыгыз булды. Әле кичкә ачылу тантанасына бардык. Милли киемнәрдә килү хупланды. Һәр өлкәнең флагын тоткан укучы артыннан сәхнәгә күтәрелдек.
Тагын да монда «Минем герой» дип аталган бәйгенең нәтиҗәләре булды. Тантана булган драма театры бинасында эшләрдән күргәзмә оештырылган иде. Үзебез җибәргән сюжетка корылган фоторәсемне беренче урыннарда күреп, чиксез шатландык. Бу бәйгедә җиңү өчен Мактау грамотасы алып кайттык. Яратканнар, мактадылар.
Алдагы көннәрдә класстан тыш сәгать буенча ярышта туган якны өйрәнү турында һәм театраль түгәрәк алып баруымны сөйләдем. Казанышларыбыз бик күп, шигырь сөйләү буенча мактанырлык нәтиҗәләребез җитәрлек.
Бер көнне эш тәҗрибәләремне кулланып «Татар теленең серләре» дигән дәрес үткәрдем. Дәрес 3 телдә: рус, татар, бурят телләрендә алып барылды. Бурят теле безгә тугандаш, бер Алтай семьясыннан – сер шул иде. Охшаш сүзләр дә бар. Шуларны алдан өйрәнеп, дәрес планын төзедем. Дәрестә уен да уйнадык, театраль күренешләр дә булды. Һәркайсына бүләк: 3 телдәге кесә сүзлеге тараттым. Анда да балалар туган телләрен оныта башлаганнар. Хәзер ныклап өйрәнү, саклау юнәлешендә эшләр бара. Уйнап кына, җиңел барды дәресем. Укытучылар тугандаш халык икәнне беләләр, якын күрәләр.
– Үзең өчен яңалыклар күреп, өйрәнеп кайткансыңдыр...
– Ярышның оештыручыларының берсе – институтның Якутиядәге филиалы җитәкчесе Наталья Ситниковага оныгының туган телендә сөйләшмәве үзенә күрә бер этәргеч була: ул ныклап якут теленең үсеше өчен көрәшә башлый. Шул юнәлештә эш иткәндә институт филиалы директоры вазифасына билгеләнә. Чыгышында Россия халыклары туган телләре буенча федераль олимпиада турында сөйләде. Олимпиадада җиңү яулау илдәге югары уку йортларына имтихансыз керү мөмкинлеге бирә икән. Без анда катнаша башладык инде.
Ярышлар югары дәрәҗәдә үткән, Рузилә Шәрифулла кызы педагогик осталыгы өчен «Югары нәтиҗәлелек өчен» Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
4 ел элек туган телләр буенча федераль институт оештырган әлеге «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы бөтен ил педагогларын берләштерде һәм туган тел укытучыларының эксперт берләшмәсен формалаштыру буенча масштаблы эшнең бер өлешенә әверелде. Нәкъ менә шундый мәйданчыклар иң яхшы педагогик практикаларны таратырга һәм бөтен мәгариф системасы өчен әһәмиятле чишелешләр эшләргә мөмкинлек бирә.
Бүгенге көндә Россиядә 3 миллионнан артык укучы 76 туган телен өйрәнә, шул исәптән 359 мең мәктәпкәчә яшьтәге бала 46 тел үзләштерә.
«Туган тел укытучыларына ярдәм итү - сезнең махсус миссиягезгә, балаларда мәдәният һәм телләрнең күптөрлелегенә хөрмәт, милләтара аңлашу тәрбияләү буенча көндәлек хезмәтегезгә ярдәм итү ул. Ә бу — Россия халкын берләштерү һәм Россиянең милли иминлеге нигезе», - дип институт эшенә бәя биргән ябылу тантанасында Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов.
Иң фидакарь, энтузиаст укытучылар да инде алар – туган тел укытучылары. Бар тырышлыкларын, сабырлыкларын, көчләрен балаларның туган телләрен белүе өчен бирәләр. Әти-әни кирәк санамаган туган телне, киртәләргә карамастан, алар өйрәтергә омтылалар. Телсез милләт була алмый – моны алар яхшы аңлыйлар.
Һөнәри бәйрәмнәре – Укытучылар көне алдыннан иң элек барлык туган тел укытучыларын, аннары һәр мөгаллимне чын күңелдән тәбриклисе, эшләрендә җиңеллек, игьтибар, сәламәтлек телисе килә.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.