Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Заманча биюләр һәм милли көй

последние и лучшие новости искусства в мире

Салават Сәитов турында яздык инде, сәләтле егет белән укучыларыбыз таныш. Ә менә соңгы вакытта аның янында биюләр башкаручы кызлар да күпләрнең мәхәббәтен яулады. «Грач» төркеме кызларын «Яңарыш» юбилеенда да күрде тамашачыларыбыз. Кемнәр соң бу чибәрләр? Бу турыда үзләреннән сорашырга булдык. Төркемнең җитәкчесе Гүзәл Рачапова белән сөйләштек.

40-71-25

Гүзәл, коллективның оешу тарихы турында сөйләп кит әле. Исеме дә кызыклы, аңа да аерым мәгънә салынгандыр сыман?

- Башта без: Гүзәл Рачапова һәм Стелла Федосова туйлар, юбилейлар, корпоративлар кебек төрле чараларда чыгыш ясадык. Безнең дуэтны S&G дип атадылар, әмма кешеләргә дуэтларга караганда күбрәк коллектив биюләр кызыклы иде. Берникадәр вакыттан соң без тагын уйлана башладык, бераздан мине татар кичәсенә (татар пати) видеограф булып эшләргә чакырдылар. Шуннан соң мин Стеллага киләсе кичәдә заманча татар яшьләр биюен биергә тәкъдим иттем. Без кызларны: Азалия Рачапова белән Милена Бәшированы таптык, дәртле бию әзерләдек һәм кызлар кичәдә чыгыш ясадылар, тамашачыларга чыгыш ошады. Шулай ук тагын бер чарада үзебезне күрсәттек һәм шулай итеп без алга барырга кирәклеген аңладык. Чарадан соң яңадан җыелдык, инде дүртәүләп үз коллективыбызны төзергә булдык һәм исем турында уйлый башладык.

Безнең коллективта шулай ук гармунчы Салават Сәитов та бар.

«GRACH» яки «Грач» минем исем һәм фамилия белән бәйле, ягъни «ГүзәлРАЧапова». Исемнең беренче хәрефе һәм фамилиянең беренче өч хәрефе коллективка оригиналь исем булды, барыбыз да ризалаштык.

Замана яшьләре бит сез, шул ук вакытта татар кызлары да. Репертуарны ничек сайлыйсыз?

- Без үзебезнең татар мәдәниятен сакларга, үстерергә, аны күпләргә танытырга телибез. Тик халык биюләрен генә түгел, ә татар мәдәниятенең нигезен саклап, аны заманча калыпларга саласыбыз килә. Номерларыбызда без гармун, кубыз, курай кебек коралларны кулланабыз (планда электрогитара һәм домра да бар). Чыгышларның нигезе - татар эстрадасы артистлары җырларына заманча бию, шулай ук татар хәрәкәтләрен дә өстибез. Аларга гадәти булмаган реквизит өстәргә телибез.

Коллектив исеме күпләргә таныш. Кайларда чыгыш ясыйсыз?

Безнең коллективка ярты ел һәм шул вакыт эчендә без инде күп җирләрдә чыгыш ясадык. Без һәркайда катнашырга тырышабыз. Шатан, Карбан, Турай, Индрәй, Маранка авылларында бәйрәмнәрдә ъзебезне күрсәттек инде. Шәһәр чараларында: Россия көне (тамашачылар симпатиясе буенча 2 урынны алдык), Төмән шәһәренең туган көне, «Гармония» балалар сәнгать мәктәбендә, татар кичәләрендә һәм, әлбәттә, туйлар, юбилейларда безне тамаша кылучылар булды.

Алдагы көннәргә планнарыгыз нинди?

- Безнең коллективның планнары бик зур: беренче чиратта без коллектив исеменә эшлибез, алга таба коллектив безнең өчен эшләячәк. Без үзебезнең шәһәрдә танылырга телибез һәм алай гына да түгел. Номерларны, беренче чиратта, тамашачыны кызыксындырырлык, матур һәм күңелле булсын өчен әзерлибез. Һәм шулай ук безнең мәдәниятне мөмкин кадәр саклап калырга һәм моны тамашачыларыбызга күрсәтергә уйлыйбыз.

- Уңышлар сезгә, «грачлылар», халык мәхәббәтен яулап, дәрәҗәле исемнәргә ирешегез!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836