Главная

Балалар үзәгендә күңелле очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

«Без киләчәктә дә әлеге үзәккә баруны дәвам итәчәкбез һәм балалар белән актив аралашачакбыз, бу безнең өчен бик мөһим, чөнки балалар — безнең киләчәгебез», — дип сөйләде Тимур Йолдыз улы. Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасының коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү һәм иреклелекне үстерү комиссиясе рәисе урынбасары, «Илһам» автоном оешмасы рәисе Тимур Нигъмәтуллин Рәсимә  Дәүләтшина  җитәкчелегендәге «Иске Зарека» ветераннар оешмасы белән берлектә «Борки» балалар үзәгендә булып, үзәктә тәрбияләнүче балалар белән якыннан аралашып, аларга бәйрәм табыны оештырдылар. Очрашу барышында балалар кунакларга үзләренең нәрсә белән шөгыльләнүләре, мавыгулары, киләчәккә куйган максатлары, планнары, хәтта яшерен хыяллары турында сөйләделәр. Билгеле булганча,  җәмәгать эшлеклеләренең әлеге сәфәрләре даими рәвештә уза, һәм күп кенә тәрбияләнүчеләр белән ышанычлы мөнәсәбәт, даими аралашу урнашкан инде. Мәсәлән, кунакларның кабат килүләрен көткән Лиана зур команданың күңелне нечкәртә торган рәсемен ясап әзерләгән. Һәм ул рәсемен кунакларга бүләк итте.

Тимур Йолдыз улы балаларны, тәрбиячеләрне сәламләп, чыгыш ясады. Аның фикеренчә, әлеге очрашулар балалар һәм кунаклар өчен дә бик кирәк, чөнки өлкән буынның үзәктә тәрбияләнүчеләр белән җанлы аралашуы — социализациянең кыйммәтле мизгеле. Аның сүзләренә ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәсимә Мөнир кызы да кушылып, үзәктә тәрбияләнүчеләргә теләк белән мөрәҗәгать итте. «Без сезгә бүген зур һәм тату команда булып килдек, чөнки безнең һәрберебез өчен бу аралашу бик кыйммәт. Сез - дәүләтебезнең төп таянычы. Безнең команданың һәр әгъзасы сезгә үз тәҗрибәсен һәм җылысын бирергә тели. Илебез һәм кече иптәшләрегез өчен лаеклы үрнәк булып үсәргә омтылыгыз, өлкәннәрне тыңлагыз һәм мөмкин кадәр күбрәк игелекле гамәлләр кылыгыз», — дип ассызыклады Рәсимә Дәүләтшина. Балалар кунаклар алып килгән күчтәнәчләр белән сыйландылар, рәхмәтләрен белдереп җырлар, биюләр башкардылар, матур шигырьләр сөйләделәр.

- Без киләчәктә дә әлеге үзәккә баруны дәвам итәчәкбез һәм балалар белән актив аралашачакбыз. Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки балалар — безнең киләчәгебез. Форсаттан файдаланып, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу сәфәр Төмән шәһәр Думасы депутатлары Иван Худяков, Дмитрий Тарасов, шулай ук шәхси эшмәкәр Ирина Фефилованың актив ярдәме белән оештырылды. Аларга балалар, тәрбиячеләр һәм командабыз исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез» , - диде Тимур Йолдыз улы.

40-7-26

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Рәсемдә: «Борки» балалар үзәгендә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума