Главная

«Җилне яманламагыз»

последние и лучшие новости искусства в мире

Аллаһның илчесе галәйһиссәләм әйтте: «Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: «Әй Аллаһы Тәгалә, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын һәм ул барлыкка китергән яхшылыкны һәм аңа әмер ителгән нәрсәнең яхшылыгын сорыйбыз һәм Сиңа бу җилнең начарлыгыннан, ул барлыкка китергән нәрсәнең начарлыгыннан һәм аңа әмер ителгән нәрсәнең начарлыгыннан сыенабыз»». (Бу хәдисне Тирмизи: «Яхшы, дөрес хәдис», — дип риваять итә).

Риваять ителә: Әбү Һөрәйрә разыяллаһу ганһу әйтте: «Мин Аллаһның илчесе галәйһиссәләмнең болай дип әйткәнен ишеттем: «Җил — Аллаһның әмереннән, (һәм ул) үзе белән нигъмәт тә, газаплар да алып килә (ала), һәм әгәр сез (аның күтәрелгәнен) күрсәгез, аны яманламагыз, ләкин Аллаһка аның начарлыгыннан сыенып дога кылыгыз!»». (Бу хәдисне Әбу Давыт риваять итә).

Риваять ителә: Гайшә разыяллаһу ганһә әйтте: «Җил дулый башлагач, Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтә иде: «Әй Аллаһым, дөреслектә, мин Синнән аның яхшылыгын, ул (алып килә торган) нәрсәнең яхшылыгын һәм ул нәрсә белән җибәрелгән булса, шуның яхшылыгын сорыйм, һәм Сиңа аның начарлыгыннан, ул (алып килә торган) нәрсәнең начарлыгыннан һәм ул нәрсә белән җибәрелгән булса, шуның начарлыгыннан сыенам»». (Мөслим).

Кайсы вакыт каты буран, көчле җил, смерч, торнадо кебек күренешләр очрап куя, андый куркынычлар җир шарының төрле якларында кабатланып тора. Шул уңайдан ошбу кисәтүләрне бик урынлы, файдалы дип күз алдыма китерәм.

Фатыйх Гарифуллин әзерләде,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума