Бу санда 

Газетага язылу 

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Үләртешнең ветераны

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл округы, Үләртеш авылында гомер итүче тыл ветераны Гөлҗиһан Ишмәтова 90 яшен каршы алды. Гөлҗиһан әбинең балачагы һәм тормыш юлы Үләртеш авылында уза. Авыр сугыш елларын ул әле онытмый.

- Сугыш еллары безнең буын өчен сынаулы еллар булды. Ачлыкны да, җитешсезлекне дә күп күрдек. Укырга мөмкинлекләр, кияргә кием, ашарга ризык булмады, икмәккә, бәрәңгегә дә туеп үсмәдек. Авылыбыз халкы тырышып-тырмашып яшәде, сынауларга бирешмәдек. Яшьләй басуда, кыр эшләрендә эшли башладык. Авыл җирендә балалар авыр эшкә өйрәнеп үстеләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтием Хәмит Ишмәтов Ватанны сакларга китте. Ул сугыш юлын узган, Харьков шәһәре янында барган яу кырларында катнашкан сугыш ветераны. «Германияне Җиңү өчен», «СССРның Кораллы көчләренә - 50 ел», юбилей медальләре белән бүләкләнә. Әтиебез сугыштан туган авылына әйләнеп кайтты. Бертуганым Әхтәм Ишмәтов та Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Ул фашистлардан Киевны, Карпат, Австрия, Польшаны азат итүдә катнаша. Әхтәм «Кызыл йолдыз» ордены, «Ватан сугышы ордены», «Германияне җиңгән өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Әхтәм туган якларына әйләнеп кайтты. Дус–тату яшәдек. Әтием дә, Әхтәм дә татар көйләрен гармунда уйныйлар иде. Әхтәм авылда яшәгәннән Салехардка күченеп китте. Безнең өлкән буын вәкилләре тормыш һәм хезмәт юлларын лаеклы уздылар. Хәзер якыннарыбызны хөрмәтләп искә алабыз. Аларның батырлыклары турында балалары, оныклары да беләләр», - дип сөйләде.

40-3-26

Үләртеш авылында гомер кичергән, сугыш чорында туып- үскән бертуганнары турында Гөлҗиһан апа горурланып, аларны сагынып хатирәләре белән уртаклашты. Сугыш барган елларны тылда да җиңел булмый. Авыл балалары кыр эшләрендә кече яшьләреннән эшли башлыйлар. Аннары Гөлҗиһан апа күп еллар авыл фермасында сыер савучы булып эшли. Тормыш юлын искә алып: «Мин авылыбызның тракторчысы Хәбибуллага тормышка чыктым, өч ул, бер кыз үстердек. Үзебез йорт төзедек, үз хуҗалыгыбызда сыер, бозаулар асрадык, бакчада күп бәрәңге, яшелчә утырта идек. Сугыштан соң тормыш җайлана башлады. Балаларга үрнәк булып, аңлашып, аларны эшкә өйрәтеп үстерергә, тәрбия бирергә тырышып гомер иттек. Тормышыбыз, гомер юлыбыз хезмәттә узды. Бүген балаларга саулык, якты киләчәк, илебезгә тынычлык телим. Бала-оныклар ачлыкны белмәсеннәр. Сугыш елларында вафат булган якыннарыбызны искә алып яшик, догада булсыннар», - дип теләкләр теләде.

Авыл советы ветераннары советыннан юбилярны котларга килгән Ибәтулла, Фәүсия Мәмәтовлар гармун көйләрен яңгыратып, татар җырлар башкарып, бүләкләр тапшырып юбилярның күңелен күтәрделәр. Фәүсия ханым: «Мин мәктәпне тәмамлап, туган авылым Үләртештә «Ждановский» совхозында хезмәт юлымны сыер савучы булып башлаган идем. Ул елларны бөтен эш кул белән эшләнде. Хезмәт юлы авыр эштә узган өлкән яшьтәге остазым Гөлҗиһан апаның тырышлыгы, таләпчәнлеге, эшен яратып эшләгәне әле хәтеремдә. Ул елларны да искә алдык. Аны ветераннар советыннан юбилее белән котлап сәламәтлек теләдек. Сугыш чоры баласы, тыл ветеранының тормыш юлы яшьләргә үрнәк итеп сөйләрлек. Сынауларга бирешмәгән ветераныбыз, кешелекле, ярдәмчел, күпләргә үрнәк булып туган авылында яши», - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836