Главная

Өлкә мөселман дини идарәсе төркеменнән яңалыклар

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл округының Кутарбитка авылында яңа мәчетне тантаналы ачу чарасы узды.

Мәчетне рәсми ачу уңаеннан тасма кисү йоласын Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәтенең рәис урынбасары Абдеррахман хәзрәт Камалиев һәм җирле мөселман оешмасы җитәкчесе Альберт хәзрәт Ташбулатов башкарды.

Чыгышында Абдеррахман хәзрәт төзелешкә үз өлешләрен керткән дин кардәшләргә рәхмәтен белдерде һәм Аллаһ Тәгаләнең әҗеренә фәкать акча ярдәме күрсәтүчеләр генә түгел, ә үз куллары белән булышкан кешеләр дә өмет итә ала, дип билгеләп үтте. Төзелештә актив катнашучыларга Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте — Үзәкләшкән дини оешма рәисе, Баш мөфти, шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннең, Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковның һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

40-2-26

2021 елда җирле халык гражданнар җыены үткәреп, мәчет төзелеше өчен җир алуга имза җыйган. Авылдагы булачак мәчет нигезенә беренче таш 2022 елның җәендә салынган.

Мәчет заманча материаллар кулланып төзелгән һәм барлык кирәкле коммуникацияләр белән җиһазландырылган. Мәчетнең имамы Альберт хәзрәт рәсми дини белем алган. Шулай итеп, җирле мөселманнар өчен ислам өйрәнү һәм дин кануннарын үтәү өчен барлык шартлар тудырылган.

***
Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков Тубыл һәм Яркәү округларында төзелүче һәм ремонтлана торган мәчетләр буенча эшлекле сәфәр кылды. Сәфәр барышында мөфти берничә торак пунктта булды, эш барышын шәхсән бәяләргә һәм җирле дин кардәшләр белән очрашырга дип килде.

Яркәү округында Сорокино авылындагы мәчет төзелеше барышы белән танышты. Шулай ук сәфәр кысаларында инде мөселман дини оешмасы эшләп килгән Кызылъяр авылы мәчетендәге ремонт-төзекләндерү эшләренә дә игътибар бирелде. Мәхәллә кешеләре һәм мәчетләр җитәкчелеге белән очрашуларда алда торган эшләр турында фикер алышынды, ә дин кардәшләр үз үтенечләрен һәм теләкләрен җиткерү мөмкинлегенә ия булдылар.

Нәзарәт мәчетләрендәге ремонт-төзекләндерү һәм төзелеш эшләре алдан эшләнгән план нигезендә алып барыла.

***
Төмән округының Индрәй поселогында «Индрәй» җирле мөселман дини оешмасы мәчетенең ачылуына ун ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмдә мәхәллә кешеләре, хакимият вәкилләре һәм бизнес-җәмгыятьләр, меценатлар һәм хәйриячеләр катнашты.

40-21-26

Чараны ачып, Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков җыелганнарга әлеге дини үзәкне төзү тарихын искә төшерде, мәхәллә кешеләренең һәм хәйриячеләрнең өлешен билгеләп үтте. Мөфти өлкә Думасы рәисе Фуат Сәйфитдинов җитәкчелегендәге хакимият органнары вәкилләренә Төмән өлкәсе мөселманнарының ихтыяҗларын тәэмин итүдә күрсәтелгән ярдәм һәм әлеге мәчетне төзүдә булышканнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Индрәй поселогында яңа мәчетне ачу тантанасы 2016 елның 26 августында булган иде. Бина төрле милләт һәм дин вәкилләре — битараф булмаган кешеләрнең тырышлыгы белән, ул вакытта Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев ярдәме белән торгызылды. Мәчет төзелеше белән идарә итүне авылдашлары бертавыштан Хәмзә хәзрәт Камаловка ышанып тапшырды, ул хәзерге вакытта имам һәм җирле дини оешма рәисе вазифасын башкара.

Катнашучылар алдында котлау сүзләре белән мактаулы кунаклар да чыгыш ясады: өлкә Думасы рәисе Фуат Сәйфитдинов, депутат Алексей Салмин һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Роман Малыгин.

Чараның тантаналы өлеше дин әһелләрен һәм мәчет педагогларын, активистларны һәм хәйриячеләрне хөрмәтләү йоласы белән тәмамланды. Дини традицияләрне саклауга һәм төбәктә тынычлык һәм татулыкны ныгытуга керткән өлешләре өчен бүләкләнүчеләргә Баш мөфти, шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның, өлкә мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковның, өлкә Думасының һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәмнең югары ноктасы Мәүлид ән-Нәби гамәлен уку булды, ул күмәк зикерләр һәм Коръән аятьләрен укуны үз эченә алды. Мәүлид ән-Нәби — Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тууын билгеләп үтүче мөселман традициясендәге мөһим дини вакыйга.

Гөлнур Вәлиева әзерләде.
Рәсемнәрдә: Кутарбитка мәчете ачылышында, Индрәй мәчете юбилеенда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума