Главная

Шатан авылы

последние и лучшие новости искусства в мире

Шатан (рәсми атамасы Шатанова) — Төмән өлкәсенең Яркәү округындагы борынгы татар авылы. Ул Аксаринское авыл җирлеге составына керә, район үзәге Яркәүдән ерак түгел урнашкан. Авылда 2010 елгы халык санын алу буенча 227 кеше яшәгән.

Борынгы себер авылы Шатан (Шатаново) башта комлы калкулыкта урнашкан булган, ул көнчыгышта Трошково (Төпсез күл) күле белән чиктәш һәм Нерда (Ашыт) кушылдыгы булган Ручей елгасы белән уратып алынган була. Елга артында, төньяк ягында, зират урнашкан. Халык терлекчелек, балык тоту, аучылык һәм кыргый үсемлекләр җыю белән шөгыльләнгән, авыл каен тузыннан савыт-саба ясаган, көянтә, чаналар һ.б. ясаучы агач осталары белән билгеле. Картлар риваятьләре буенча, зияратта XIV–XVI гасырларда Себердә ислам тараткан изге шәехләрнең берсе җирләнгән булган. XVIII гасырда авыл тормышы тынычсызлана башлаган, авылның көнбатыш ягыннан мәшһүр Себер тракты узган. Көн-төн Тубыл ягына алып барган каторжниклар чылбырларының чыңлавы ишетелсә, төннәрен качкыннар борчыган: алар терлек урлаганнар, кайвакыт көчләп тартып алганнар, кышын кунарга, җылынырга сораганнар һ.б.

Шаптал риваяте

Авылның килеп чыгышы турында халык риваяте бар. Риваять буенча, борынгы заманда Антип, Аксар һәм Шаптал исемле өч бертуган яшәгән. Бервакыт Шаптал сунар вакытында матур бер төбәккә тап була: монда киң елга ага, урман төрле җәнлекләргә бай була. Ул бу урында йорт сала башлый. Елга буйлап агып төшкән агач калдыкларын күреп, башка кешеләр дә шунда күченеп килә башлый. Шулай итеп авылга нигез салына.

Башта авыл «Шаптал» дип аталган, соңрак исем «Шатан» формасына күчкән.

Тарихи чыганаклар

Авылның яше шактый олы. XVII гасырда ук Шатанда мәчет булган дип санала. Ә Тубыл архивында сакланган документлар буенча, мәчет беренче тапкыр 1851 елда искә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә авыл актив үсеш кичерә. 1782 елда биредә 58 ир-ат җаны исәпләнгән, ә 1859 елга халык саны шактый арткан. Авыл халкы игенчелек, терлекчелек һәм төрле һөнәрләр белән шөгыльләнгән.

1919 елда Шатан Линовкада оборона тоткан Колчак акгвардиячеләре белән Иевлеводән һөҗүм иткән блюхерчылар арасында калган. Анда-монда пулялар очкан, снарядлар шартлаган, кайчак аклар, кайчак кызыллар һөҗүм итеп кергән һәм барысы да азык-төлекне, ир-атларны һәм егетләрне үз армияләрен тулыландыру өчен үзләренә алырга тырышканнар. Аеруча акгвардиячеләр үзләрен бик әдәпсез тотканнар: исергәннәр, атышканнар, тәрәзәләрне ватканнар, кызларны көчләгәннәр. Авылда чираттагы тапкыр власть алышынгач, акгвардиячеләр Кызыл Армиягә теләктәшлек иткән 7 егетне ачыклап кулга алганнар һәм үзләре белән алып киткәннәр. Туганнары аларның барысын да Киндерле авылы янындагы коеда батырып үтергәннәрен ачыклаганнар. Үз халкын коткару өчен, акыллы картлар яшьләрне урманда яшерергә карар иткәннәр. Елга артында нарат урманында землянкалар казыганнар, шунда кызларны, яшь хатыннарны яшергәннәр. Землянкаларның эзләрен бүгенге көнгә кадәр күрергә мөмкин.

Дини тормыш: мәчет тарихы

Шатан мәчете авылның рухи үзәге булып торган.

Революциядән соң мулла сөргенгә озатыла, ә мәчет бинасында клуб эшли башлый. Картлар динне ташламый, качып-яшеренеп өйләрдә гаетләр үткәргәннәр.

1990 елларда Габделхәлим Хисаметдинов тормыш иптәше Гөлҗиян Галимулла кызы белән яңа мәчет төзү турында карар итәләр. Риваять буенча, борынгы аксакаллар төшкә кереп, бу вазифаны Габделхәлим абыйга йөкләгәннәр. Бөтен авыл халкы бу эшне хуплап каршы ала, читтә яшәгән авылдашлар матди ярдәм күрсәтә.

1995 елның июнендә яңа мәчет ишекләрен ача. Шул вакыттан бирле мәчет ишеге ябылганы юк. 2025 елда авылда мәчет ачылуның 30 еллыгы тантаналы рәвештә билгеләп үтелә.

Совет чоры

Совет хакимияте урнашканнан соң авыл тормышы кискен үзгәрә.

- 1921 елда авылда авыл советы оештырыла, беренче рәисе Сагатетдин Баязитов була. Бу елларда авыл Урал өлкәсенең Иевлево районына керә. 1925 елда Яркәү районы оешкач, Шатан авылы чиратлап я Иевлево, я Байкалово районына караган.

- 1928 елда «Җирне бергә эшкәртү» коммунасы төзелә, аннан соң 1930 елда «Беренче май» колхозы оештырыла. Беренче колхоз рәисе итеп Шамөхәммәд Гатиятуллин сайлана.

- Репрессия еллары авылны да читләтеп үтми. Балдашевлар, мәчет мөәзине Тимергали Исхаковның зур гаиләсе кулак итеп таныла һәм Себергә сөргенгә озатыла. Баржаларда алып киткәннәр, юлда балалар, картлар үлгән, аларны күмәргә дә рөхсәт итмәгәннәр.

Бөек Ватан сугышында авылдан 81 кеше фронтка киткән, шуларның 46сы яу кырында ятып калган. 2025 елда авылда алар истәлегенә мемориал ачыла.

Сугыш елларында колхозда, бөтен илдәге кебек үк, «Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!» дигән лозунг гамәлдә булган.

Фронт өчен ел буе ерак күлләрдә балыкчылар артеле эшләгән. Шатанга Латвиядән эвакуацияләнүчеләрне алып килеп урнаштырганнар. Бик каты ачлык булган, урланган бер уч бөртек өчен кешеләрне төрмәгә утыртканнар. Берничә кеше ачлыктан үлгән, шул исәптән фронтовикларның һәм эвакуацияләнүчеләрнең балалары да.

1944 елда Шатан Төмән өлкәсенең Яркәү районы составына кергән.

Сугыштан соң тормыш гөрли башлаган: бер пилорама, тимерче йорты, әле революциягә кадәр үк Шамөхәммәд Гатиятуллин уллары белән салган су тегермәне эшләгән, монда тирә-яктан бөртекле азык төягән арбалар килгән. Балыкчылар артеле, кошчылык фермасы булган, эре терлек һәм сарыклар, кара-көрән төлкеләр асраганнар. Яшелчә культуралары: кәбестә, шалкан, чөгендер, кишер, суган һ.б., бөртеклеләр: бодай, солы, арыш, җитен, көнбагыш, борчак чәчкәннәр. Үз осталары булган: Юсбак баба арба тәгәрмәчләрен һәм балыкчы көймәләрен майлау өчен каен сумаласы һәм май (тус май) ясаган, камыт-койрык (карамысла), чаналар, көймәләр, атлар өчен арбалар һәм балалар өчен чаналар һ.б. ясаганнар.

Мәдәният һәм бүгенге тормыш

Шатан авылы бүген дә үзенең татар мәдәниятен саклый.

1993 елдан авылда «Ләйлә» фольклор коллективы эшли. Бу коллектив Яркәү округы татарларының милли-мәдәни тормышында мөһим урын тота.

Интернаттагы мәгьлүматлардан

Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде.

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума