Главная

Тәрбия өчен мөһим

последние и лучшие новости искусства в мире

Ямбай авылының Нигъмәтулла хәзрәт Кармышаков исемендәге мәчеттә «Исемең синең ни аңлата?» дигән белем бирү чарасы узды.

Бу чара Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тормышы һәм шәхесе турында сөйләшүгә багышланган иде.

Оештыручылар — Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәтенең якшәмбе мәктәпләре укытучылары, ә Ямбай авылының җирле дини оешмасы ярдәм итте.

40-71-26

Балаларга Пәйгамбәребезнең исемнәренең мәгънәләре һәм алар белән бәйле әхлакый сыйфатлар турында мавыктыргыч һәм аңлаешлы итеп сөйләделәр. Чарада катнашучылар укытучылар белән актив аралаштылар, туган телләрендә сораулар бирделәр һәм үз белемнәре белән уртаклаштылар. Бу очрашу «Мәрхәмәтле чишмә» дип аталган диния нәзарәтенең белем бирү эшчәнлеге циклыннан беренче чара булды. Программа 2026-2027 уку елына исәпләнгән.

Чара дустанә атмосферада үтте һәм балаларга яңа белем алу гына түгел, ә яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеген дә бирде. Оештыручылар һәм ата-аналар мондый очрашуларның рухи-әхлакый тәрбия, кызыксынучанлыкны үстерү, хөрмәт һәм белемгә омтылыш тәрбияләү өчен мөһим булуын билгеләп үттеләр. Алынган белемнәрне ныгыту өчен танып-белү биремнәре һәм тематик кроссвордлар кулланылды. Балалар кызыксынып дөрес җаваплар эзләделәр, бергәләп эшләделәр һәм бер-берсенә ярдәм иттеләр.

Текст һәм рәсем өлкә мөселман дини идарәсе төркеменнән алынды.

(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: Ямбай мәчетендә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума