Главная

Яраткан тамашачысы белән

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән ягына Татарстанның атказанган артисткасы, популяр җырчы Ландыш Нигмәтҗанова, танылган продюсер һәм җырчы Фәрит Таишев кызлары Ләйлә белән матур концерт программасы алып килгәннәр иде.

Аларның гаилә концертлары – сирәк очрый торган, шул ук вакытта бик җылы һәм ихлас тамаша. Таишевлар гаиләсенең мондый чыгышлары татар җырын, татар телен саклау һәм яшь буынга тапшыруның матур үрнәге булып тора. Андагы җылы эчтәлекле җырлар, сәнгатьле башкарылган шигырьләрне тамашачы бик яратты. Алар өчен рәхәт ял булды ул.

40-72-26Ләйлә 4 яшеннән интернет йолдызы инде ул, хәзер ярамый торган мессенджер аша аны еш карый идем. Сокландыргыч итеп чиста татарча сөйләшә, матур җырлый. Әле әнисенә аш-су әзерләргә дә булыша, энеләрен дә караша. «Шаян» тапшыруы аша Төмәндә дә аны яратып караучылар бар икән. Шуларның берсе – Ясминә Сиябетдинова концертына алдан ук билет алып, очрашырга да килде. Ясминә дә сабый вакытыннан ук татар җыр-моңнары белән дус. «Салаватики» балалар төркеме җырларының күбесен үзлегеннән видеоязмалары аша өйрәнеп куйган инде. Ләйләне дә бик яратып карый икән. Ләйләгә бүләккә Төмән сувенирларын алып килгән, үзе турында хат та язган. Ясминәнең уңышлары да күп, төрле ярышларда гел җиңеп киләләр. Ул җырлый да, бии, кашыкларда уйный да, татар телен дә өйрәнә. Казанны бик ярата. Ясминә инде Ләйлә башкарган җырларны өйрәнә дә башлаган. Киләчәктә аның җырларын ишетербез әле. Ясминәнең «Шаян» тапшыруында чыгыш ясау теләге дә тормышка ашар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума