Төмән шәһәренең Жданов урамындагы Җәмигъ мәчете территориясендә махсус хәрби операция һәм локаль конфликтлар ветераннарына һәйкәл ачылды.
Ачылышта Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте башлыгы Зиннәт хәзрәт Садыйков, Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты җитәкчесе Роман Рзаев, Төмән шәһәре башлыгы урынбасары Юрий Баранчук, «Төмән өлкәсенең чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Нуртдин Ибраһимов һәм кунаклар катнашты. Һәйкәлне ачу тантанасында шулай ук район халкы, мәктәп укучылары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, МХОдә катнашучылар һәм аларның гаиләләре бар иде. Чара Коръән сүрәләрен укудан башланды.

«Һәйкәл кую идеясен махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары башлап җибәрде, ә мөселман диния нәзарәте бу фикерне хуплады», — диде Зиннәт хәзрәт Садыйков. Шулай ук һәйкәл меценатлар акчасына төзелгән дип әйтелде.
Һәйкәлдә «Махсус хәрби операция һәм җирле сугышларда катнашучыларга дан һәм хөрмәт» дип һәм анда Изге Коръәннән аять тә уеп язылган.

Истәлекле билгене урнаштыру һәм ачу тантанасын оештыруда шулай ук Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты, Төмән шәһәре администрациясе, Төмән татар мәдәният үзәге һәм «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы катнашты.
Җыелганнар һәйкәл яшьләрне җәлеп итә торган урын булырга тиеш дип әйттеләр. Һәлак булган каһарманнарны онытмаска, туган ил өчен гомерен биргәннәрнең истәлеген хөрмәт итәргә кирәк.
Гөлназ УСМАНОВА,
Төмән шәһәре.
Рәсемдә: тантанада.