tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Октябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

3 тапкыр югары бәя алган укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

41-1Укытучылар көне алдыннан Төмән өлкәсенең “Россиянең иң яхшы укытучысы” конкурсында җиңүчеләре, Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча 100 балл алган, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда төбәк данын яклаучы укучылар һәм алдынгы укытучылар тәбрикләнде. “Барлык ирешкән уңышлар да - сезнең көндәлек хезмәтегез, тырышлыгыгыз, белемегез һәм сәләтегез нәтиҗәсе”, - дип ассызыклады котлау сүзләрендә өлкә губернаторы урынбасары Ольга Кузнечевских. Алар арасында Төмән районының Дан орденнары кавалеры Хәбибулла Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбенең 26 ел стажлы татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты, ике дистә еллар район туган тел укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе, РФ мәгарифенең мактаулы хезмәткәре Гүзәлия Хәлил кызы Муллачанованың булуы милләтебез өчен аеруча горурлык.

Гүзәлия Хәлил кызына 2006 елдан бирле «Мәгариф» өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелгән “Россиянең иң яхшы укытучысы” исеме 3 тапкыр хөрмәтләп тапшырылды. Сәләтле укытучы өлкәдә беренчеләрдән булып 3 тапкыр үзенең иң яхшылар рәтендә икәнлеген раслады. Ә моңа ирешү бер дә җиңел түгел. Россия мәгариф һәм фән министрлыгы конкурс комиссиясе соңгы 3 елда укучыларның һәм укытучының фән буенча дәрестән тыш шөгыльләнүдә югары нәтиҗәләргә ирешүен, укытучы тарафыннан укучылар уңай социаль тәҗрибә алсын өчен шартлар булдырылганлыгын, заманча белем бирү технологияләрен нәтиҗәле файдалануны һ.б. буенча уңышларын җентекләп тикшерә. Димәк, Гүзәлия әлеге конкурс гамәлгә ашырыла башлаган еллардан бирле туктаусыз үз өстендә эшли, укучылары белән шөгыльләнә, җәмәгать эшләрендә катнаша һәм исәпсез башка вазифалар башкара дигән сүз.

Турай авылында туып, ныклы белем алыр өчен турыдан туры Казан дәүләт университетына укырга киткән яшь кызның күңеленә салынган максат-омтылыш нәтиҗәсе бу. “Мөгаллим ул – белем таратучы, ул изге кешеләр рәтендә. Заман күзлегеннән караганда, татар теле укытучысы – сәясәтче дә, икътисадчы да, эшмәкәр дә түгел, ул – милләтне таркалудан, тузгытудан саклап торучы, милләтнең киләчәген булдыручы”, - ди ул үзе. Дөрестән дә, Татарстаннан читтәге төбәктә туган телеңне яклап, саклап яраткан фәнеңә укучылар күңелендә мәхәббәт уятасы да, фәнни юнәлештә үсүне дә дәвам итәсе, ата-аналар белән дә эшлисе җиңел түгел. Әле Гүзәлия Хәлил кызы озак еллар җирле хакимият эшләрендә дә актив катнаша: башта депутат итеп сайланса, соңгы елларда дума җитәкчесе ул. Авыл проблемаларын чишүдә дә зур өлеш кертә. Мәсәлән, аның тырышлыгы белән яңа урамнарга танылган татар шәхесләре исемнәре бирелде.

“Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала, - ди мөгаллим. - Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш соң? Ул балаларны ярата һәм хөрмәт итә, аларның бөтен яхшы якларын күрә белә. Ул – сизгер җанлы, бөтен нәрсәне аңлаучы  табигый  кеше”. Гүзәлия һәр балада ниндидер сәләт күрергә тырыша. Ул җитәкләгән класс укучылары да мәктәп күләмендә аерылып торалар. Әле менә быелгы чыгарылышында да дүртесе медаль белән тәмамлаган. Соңгы 10 еллар эчендә Шыкча мәктәбенең әлегедәй уңышка ирешкәне булмаган. Укытучының яңа гына оешкан “Школа.RU” мәктәп газетасын әзерләүче төркем хезмәте дә өлкәдәге шундый газеталар арасында икенче урын яулый. Соңгы биш елда гына егермеләгән өлкә күләмендәге олимпиада, сигез бөтенроссия һәм халыкара олимпиада җиңүчеләрен әзерли. Укучыларда туган телләренә ныклы мәхәббәт салына. Бу эш барышында да уңай нәтиҗә бирә: аларның балалары да тырышып укыйлар, фәнне үзләштерәләр. Мәктәптәге 500ләп баланың барысы да диярлек татар теле һәм әдәбияты дәресләренә теләп, яратып йөриләр.

“Гүзәлия үзенең педагогик осталыгын күтәрү, эш алымнарын камилләштерү юнәлешендә өзлексез эшли, иҗади эзләнүләре яңадан-яңа табышлар бүләк итә аңа. Аның олы хезмәтен хөкүмәт тә таный. Аның фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнүе педагогик осталыгын тагын да арттыра. Соңгы елларда Казан дәүләт университетында филология фәннәре кандидатлыгына җирле һәвәскәр шагыйрьләрнең иҗатына багышланган диссертациясен уңышлы яклады. Өлкә укытучылары арасында иҗади уңышлары, асыл тәҗрибәсе белән юмарт уртаклаша Гүзәлия. Ул үз мәктәбендә үткәргән татар теле һәм әдәбияты атналыклары, декадалары, ачык дәресләре өлкәнең татар теле укытучылары өчен үрнәк өлге булып тора. Киеренке иҗади хезмәте гаиләсенең җылы учагын саклауда да комачауламый, милли рухны саклап яшәүче тату гаиләсенең җаны ул”, - дип язган иде укытучылар остазы булган билгеле журналист Бибинур апа Сабирова.

Замана белән бергә атлап барган, укучыларының уңышлары белән горурланырлык нәтиҗәләргә ирешкән, өлкәнең иң мактаулы педагогы дип хөрмәтләнгән, укучылары чиксез яраткан Гүзәлия Муллачанова “Яңарыш” өлкә татар газетасы белән дә тыгыз элемтәдә: үзе генә язып калмыйчан, укучылары да даими хатлар җибәрәләр.

Гүзәлия кебек бар җаны белән үз эшен башкаручылар, милләтебез данын югары күтәрүчеләр күбрәк булсын иде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836