#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Полторы тысячи тюменцев стали гостями фестиваля Росгвардии «Безопасный город». 1 меңнән артык төмәнле һәм шәһәр кунаклары “Куркынычсыз шәһәр” фестивалендә катнашып, росгвардияче һөнәре белән таныштылар. Чарада СОБР кораллары, махсус билгеләнгән авиаотряд пилотсыз очу аппаратлары күргәзмәләре һәм минадан арындыру күчмә лабораториясе аеруча популяр булды. Балалар саперларның ярдәмчесе – немец овчаркасы Журик белән таныштылар.

* * *

Уборка урожая в Тюменской области близится к завершению. Төмән өлкәсенең алты территориясендә урып-җыюны тәмамладылар. Өлкәдә беренчеләрдән булып Сорокино районы аграрийлары эшләрен төгәлләделәр. Алар 22,868 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларны суктырган. Бу – планның 100%ын тәшкил итә. Өлкәдә шулай ук бәрәңгенең 84%ы җыелган. Тулаем җыем – 215 мең тоннага якын, уңдырыш – гектардан 299 центнер. Моннан тыш Төмән аграрийлары ачык грунт яшелчәләренең 65%ын җыйганнар. Инде 40 мең тоннадан артык алынган. Уңыш гектарыннан 435 центнерны тәшкил итә. Төмән өлкәсендә 2020 ел уңышы өчен язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыкларын салу 100%ка башкарылган.

* * *

В роддомах Тюменской области выдают свидетельство о рождении. Быел җәен Төмән өлкәсенең медицина учреждениеләрендә гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турында документлар бирә башладылар. Якташларыбыз Төмәннең 2 һәм 3 санлы бала тудыру йортларында, Ишим шәһәренең 4 нче өлкә шифаханәсендә һәм Тубылның 3 нче өлкә шифаханәсендә бала туу турында таныклыкларны алырга мөмкиннәр.

* * *

Школьники отправляются на Всероссийский слет поисковиков. Бөтенроссия мәктәп эзләнү отрядлары слетында Төмәннең “Савояр” эзләнү отрядыннан өч егет катнашачак. “Орленок” Бөтенроссия балалар үзәгендә Бөек Ватан сугышы тарихы, хәрби археология, топография, электрон мәгълүмат базалары белән эшләү, шулай ук кыр эзләнү эшләрендә кирәкле җиһазлар белән эшләү буенча дәресләр узачак. Моннан тыш, балаларны экскурсияләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар көтә.

* * *

За месяц «Тюменскую ярмарку” посетили 20 тысяч человек. “Көзге бакча” күргәзмә-ярминкәсе төмәнлеләрдә аеруча зур кызыксыну уятты, анда бакчачылар өчен товарлар тәкъдим ителде. Монда 10 мең дачада торучы катнашты. “Нефть һәм газ”. Ягулык-энергетика комплексы” дигән фәнни-гамәли инновацион күргәзмә дә игътибарсыз калмады. Тиздән “Төмән ярминкәсе” өлкә халкын авыл күргәзмәсе белән шаккатырачак. Анда техниканың яңалыкларын күрергә мөмкин булачак.

* * *

Тюменские автоинспекторы получили новый транспорт. “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектының “Юл хәрәкәте иминлеге” федераль проекты кысасында Төмән өлкәсенең ЮХИДИ (ГИБДД) хезмәткәрләре карамагына яңа транспорт һәм җиһазлар алынды. Өлкә полиция хезмәткәрләренең автопаркы “Шкода Октавиа” һәм “УАЗ Патриот” машиналары белән тулыланды. Шулай ук автоинспекторлар яңа приборлар белән эшләячәк, алар юл катламы җитешсезлекләрен ачыклый.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836