Материалы

Сәламәтлегебезне кайгыртып яшик

последние и лучшие новости искусства в мире

41-1Тубыл шәһәренең 3 нче поликлиникасында дәвалау физкультурасын алып баручы инструктор, шәфкать туташы Рауза Мөхәммәтҗанова тубыллыларга таныш. Сумкино авылында күп балалы гаиләдә туган кыз авыл мәктәбен уңышлы тәмамлап, педагогия колледжында тәрбияче һөнәренә укып чыга. Аннары шәфкать туташы булу хыялы көчле булып, ул медицина колледжына укырга керә.

Укуын тәмамлап, күп еллар һөнәрен яратып башкарган якташыбыз: “20 ел медицина юнәлешендә эшләдем. Шәһәрнең социаль яклау үзәгендә хезмәт иткән елларымны еш искә алам. Ярдәмгә мохтаҗ булган, чирләгән кешене аякка бастыру - изге һәм кирәкле эш. Миңа балачактан шәфкать туташы һөнәре ошады. Соңгы елларда шәфкать туташы буларак, невролог, кардиологлар белән эшләдем. Вазифама җаваплы карарга тырышам. Невролог Наталья Усольцева, кардиолог Вероника Сәйфуллина күп көч һәм тырышлык белән үз эшләрен башкаралар. Минем хезмәтемнең бер юнәлеше инсульт кичергән авырулар белән реабилитация чараларын үткәрү. Даруларны, дәвалауны табиб билгели. Дөрес итеп төзелгән реабилитация үткәрелсә, авыруга ярдәме була. Мисалга, реабилитация вакытында инсульт кичерүчеләрнең күпчелеге берничә ай эчендә уңышка ирешәләр, аякка басалар. Бу бик шатлыклы күренеш. Дәваланучы да, дәвалучы да, массаж, күнегүләр эшләүче дә түземле, сабыр булырга, максатына ирешер өчен бердәмлектә эшләргә тиешләр. Кайчакта авыруларны дәваларга җылы сүз дә җитә. Катлаулы очраклар да күп була, табибларны тыңлап, дәвалау курслары тәртиптә алып барылса, нәтиҗәләр дә күренеп чыга. Авыруның сихәтләнгәнен күреп, бергә шатланам. Хезмәтем авыр булса да, мин эшемне яратып эшлим”, - дип әңгәмәбезне башлады Рауза Тимерали кызы.

Сәламәтлегебез турында авырый башлагач кына кайгырта башлыйбыз. “Сәламәт булуга ни җитә!” - дип әйтәбез. Бүгенге көндә чирләүчеләр саны күп булганын, якташларына стресслардан сакланып, эшләгән эш кабинетларын җилләтеп, йогышлы авырулардан сакланып яшәүләрен теләде Рауза ханым. “Авыруны дәвалауга караганда, аны булдырмаска тырышырга, вакытында кисәтергә кирәк. ”Хәрәкәттә – бәрәкәт”, дигән әйтем бар. Аны онытмаска кирәк. Физик күнегүләр артык авырлыктан коткара, йөрәк, кан тамырлары авыруларын киметә”, - дигән киңәшләрен җиткерде ул.

Рауза Тимерали кызы тормыш иптәше Альберт белән бер кыз һәм егет үстерәләр. Альбина әнисе кебек, фельдшер һөнәренә укып чыгып. 3 нче хастаханәдә эшли. Тормышын, гомерен кешеләрнең сәламәтлеген саклауга багышлаган Рауза Мөхәммәтҗанова эшләгән елларында шәһәр хакимиятенең Рәхмәт хатларына лаек булды. Дәвалау физкультурасын алып баручы ачык күңелле, якты йөзле, авырулар өчен борчылып, эшенә бөтен күңелен биреп эшләгән инструкторны тубыллылар да хөрмәт итәләр.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума