Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бөтендөнья туризм көненә багышланган бәйрәм Ялутор районының Бумаер авылында үтте. Сентябрьнең аяз көнендә Аслана авыл хакимиятенә кергән 5 авыл активистлары җыелышып, Бумаер авылына юл алдылар. Кунакчыл бумаерлылар волонтерларны елга ярында зур әзерлек, ачык йөз белән, колач җәеп каршыладылар. Кунаклар килеп җитүгә учакта балыктан тәмле уха, мангалларда авыз суын китерердәй шашлыклар пешеп өлгергән, өстәлләрдә самоварлар кайнап тора иде.
Шулай ук туристлар мәйданчыгында палаткалар корылган, бизәлгән, уен-ярышлар уздырыр өчен урыннар булдырылып, кирәкле җиһазлар каралган иде. Башта оештыручылар кунаклар белән «Күңелле стартлар» үткәрделәр. Җиңүчеләргә бүләкләр дә бирделәр. Аннары гармун тавышына кушылып җырлап, биеп тә алдылар, яшь чакта яратып уйнаган «Барыня», «Ручеек», «Биш пар», «Каптырмак» кебек уеннарны искә төшерделәр. Викторина сорауларына бердәм җавап бирделәр. Бумаерлылар әзерләгән бай табында ашап-эчкәннән соң, кабат төрле ярышлар оештырылды. Табигать кочагында ял иткәндә иң актив булган якташларына Аслана авыл хакимияте башлыгы Хәйрат Юртлыбаев Мактау кәгазьләре тапшырды. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә риясыз ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде. Әлеге искиткеч проектның идея илһамчысы - авыл Думасы депутаты Зәйтүнә Мирхәлилова җитәкчелегендәге 33 катнашучы саф һавада, күңелле компания белән рәхәтләнеп ял итте.
Рәүфә КАНГАЗИНА.