Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Законлылык һәм тәртип сагында

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсе прокуратурасы 1944 елның сентябрендә оештырыла. 1944-1980 елларда Төмән шәһәренең Республика урамындагы 31 нче йортта урнаша.

Бүген Төмән өлкәсе динамик рәвештә үсә торган төбәкләрнең берсе булып тора, ә өлкә прокуратурасы – ул заманча чакыруларга каршы торырга һәм гражданнарның конституцион хокукларын яклауны тәэмин итәргә сәләтле зур потенциалга ия булган профессионалларның җайга салынган командасы.

Төрле заманнарда прокуратура алдында төрле бурычлар торган. Хәзерге вакытта аның бурычлары социаль һәм икътисадый өлкәләрдә законлылыкны тәэмин итүгә, гражданнарның һәм юридик затларның законнар белән гарантияләнгән хокукларын саклауга, төрле хокук бозуларга һәм җинаятьләргә каршы торуның нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән.

Күптән түгел өлкәбез прокуратурасы 80 еллыгын билгеләп үтте. «Яңарыш» газетасы да, шул уңайдан, әлеге җаваплы хезмәтне башкарган милләттәшләребез белән таныштырырга булды.

Ундүрт ел - 1993 елның февраленнән 2007 елның февраленә кадәр өлкә прокуратурасы белән РФнең атказанган юристы, РФ прокуратурасының Мактаулы хезмәткәре Эрнест Вәлеев җитәкчелек итә.

41-3240 еллап прокурорлык стажы булган илебезнең күренекле шәхесе законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул Почет ордены, I дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен», Александр Невский ордены белән бүләкләнә.

1967 елда хезмәт юлын башлый. 1974 елда Свердловск юридик институтын тәмамлап, Тубыл районара прокуратурасына тикшерүче булып эшкә килә. Аннары Юрга, Тубыл районнары прокуроры вазифасында хезмәтен дәвам итә. 1985 елда - Төмән өлкәсе прокурорының өлкән ярдәмчесе, 1988 елда - өлкә прокуроры урынбасары, 1993 - 2007 елларда өлкә прокуроры булып эшли. Аннары Эрнест Абдулла улын РФ Генераль прокуроры урынбасары итеп билгелиләр. Төмән өлкә губернаторы ярдәмчесе булып яңадан өлкәбезгә кайта.

Хәзерге вакытта ул Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе урынбасары. 2011, 2016, 2021 елларда ул РФ Дәүләт Думасына сайлана. Эрнест Вәлеев өлкәнең ерак районнарына бара, җирле депутатлар, гражданнар җәмгыяте вәкилләре, авыл һәм поселок кешеләре катнашында кискен мәсьәләләр турында фикер алыша.

Хатыны Люция Харис кызы белән үстергән ике балалары инде зурлар.

Прокуратура өлкәсендәге икенче дәрәҗәле шәхес: Руфат Биктимеров. «Кече лейтенанттан зур генерал йолдызына кадәр юл Руфат Мансур улы өчен 18 ярым елга сузылды. Ул прокуратурада Төмән дәүләт университетын тәмамлагач, 2001 елда эшли башлады. Хезмәт юлын Калининский административ округы прокурорының ярдәмчесе буларак башлап җибәрде.

Төпле теоретик белеме, тырышлыгы аркасында хезмәт баскычыннан югарыга үрләде. 2003 елда округ прокурорының өлкән ярдәмчесе итеп билгеләнде, озакламый аны өлкә прокуратурасына эшкә чакырдылар һәм 4 айдан соң Ленинский административ округы прокурорының урынбасары итеп билгеләделәр. 2006-2008 нче елларда ул Исәт районы прокуроры булды. Руфат Мансур улы эшенә һәрвакыт ихлас күңел белән карый, алдынгы креатив идеяләрне тормышка ашырырга омтыла. 2008 нче елда өлкә прокуратурасында коррупциягә каршы көрәшне күзәтү бүлеге ачылганнан соң, аны бүлек җитәкчесе итеп билгеләделәр.

2012 нче елның декабрь аенда Төмән шәһәре прокуратурасы барлыкка килде. Бу яңа прокуратураны да, шикләнмичә, аңа тапшырдылар. 2017 нче елның 9 мартында ул өлкә прокурорының урынбасары итеп билгеләнде, 2019 нчы елның декабрь аеннан бүгенге көнгә кадәр өлкә прокурорының беренче урынбасары булып хезмәт итә. Россия Президенты карары буенча Руфат Биктимеровка 3 класслы дәүләт юстиция советнигы дәрәҗәсе бирелде», - дип язды «Яңарыш» битләрендә (2020 елда) Руфат Мансур улы турында Төмән өлкә прокуратурасының кадрлар бүлеге прокуроры Зөләйха Әхтәриева.

41-31

Зөләйха Зиннәт кызының үзе турында да язмый кала алмыйбыз. Ул газетабызның хәбәрчесе дә булды. Урта белем алып, читтән торып Төмән дәүләт университетының тарих факультетына укырга кергән кызны Түбән Тәүде районының Казанлы авылына укытучы итеп җибәрәләр. Тормышта туплаган тәҗрибәсе язмышында борылыш ясарга этәрә: университетны тәмамламаган хәлдә, ул документларын алып Свердловск юридик институтына тапшыра. Төмәннең Центральный районы прокуратурасында практика үтә. Шунда тырышлыгын күреп, инде дипломлы белгечне 1994 елда өлкә прокуратурасы аппаратына эшкә чакыралар. Федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге прокуроры булып озак еллар эшли. 2009 елдан бирле - кадрлар бүлегендә өлкән прокурор, юстиция советнигы. Прокуратурада гына 30 ел стаж белән барлыгы 49 ел хезмәт иткән Зөләйха Әхтәриева тырыш хезмәте өчен өлкә Думасы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына, Мактаулы күкрәк билгесенә ия, РФ прокуратурасының 1 дәрәҗәдәге «Законга тугрылык» дигән билге дә тапшырыла аңа, хезмәт ветераны да ул.

Эрнест Вәлеев, Руфат Биктимеров, Зөләйха Әхтәриева һәм башка барлык өлкәбез прокурорларын да күркәм юбилейлары белән тәбриклибез. Закон сагында булып калуларын, дәүләт һәм аның гражданнары арасында элемтәдә торып, кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклауларын телибез. Көчле һәм җаваплы булыгыз!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836