Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Шигъриятебез

последние и лучшие новости искусства в мире

Шигъриятебез дип әйтүем, бөтен шигърият дөньясы турында түгел, ә сүз «Яңарыш» газетасында даими рәвештә язылган шигырьләр турында әйтеп китәр идем. Мин «пешмәгәнрәк» шигырьләр чыгаруга «Яңарыш» редакциясен гаепләргә хакым юк. Ник дисәң, редакция беренчедән, бөтен килгән шигырьләрне килештереп, «шомартып» дигәндәй чыгара алмый. Икенчедән, редакция мәгьнәсе актуаль булган шигырьләрне, бигрәк тә, беренче тапкыр халыкка җиткерергә теләгән, кулына каләм алганнарны, белгәнемчә, канатландырырга тырыша. Дөресен әйткәндә, ә бит күпләребез шигърият дөньясына «Яңарыш» аша килеп кердек түгелмени? Кайберәүләр бер-ике шигырь язып, башка шигырьләр белән үз «язмаларын» чагыштырып шуның белән чикләнүчеләр дә бар.

Озын сүзнең кыскасы, шуны әйтер идем. Шигырь язу өчен шигърият яратырга кирәк. Шигырь урысча әйткәндә: «поэзия». Ә бу нәрсәне аңлата? Дөрес: гүзәллекне. Нинди генә теманы күтәрсәң дә, шигырь итеп язгач, аның кануннарын сакларга кирәк: менә мисал өчен, оныкларыгызга Ершовның «Конек-горбунок» шигырен укыганыгыз бардыр. Нинди итеп язылган! Гади аңлаешлы сүзләр, ә ничек ритм, рифма килешкән:

«...У крестьянина три сына -
Старший умный был детина,
Средний был и так и сяк»,
Младший вовсе был дурак».

Шигырь генә түгел, безнең татарларда булган халык әйтемнәрен (пословицалар) карап карагыз.

*Акыллылар күп сөйләмәс, мыегына урар.
*Кыл яхшылык – көт явызлык, дигән борынгылар.
Я тагын әйтелгән:

«Ком җыелып таш булмас,

Кол җыелып баш булмас».

Танылган шагыйребез Зөлфәт әйткән:

Изге Коръән дә Пәйгамбәребезгә (Мөхәммәт с.г.с) шигырь булып иңдерелгән». Чыннан да Коръән сүзләрен тыңлап карыйк. Мисал өчен «Ихлас» сүрәсен алыйк:

«Күл һүәл Лааһу әхәд.
Аллааһус – самәд.
Ләм йәлид үә ләм йүүләд.
Үә ләм йәкүлләһүү
Күфүән әхәд».

Мәгьнәсе: «Әйт, Ул –
Аллаһы бер.
Аллаһы мәңге.
Тудырмады һәм тумады.
Аңа тиң беркем дә булмады».

Аллага шөкер, бездә, Себеребездә, әйбәт, лирик шигырьләр язучы шагыйрь, шагыйрәләребез бар. Бөтенесен әйтеп тормыйм. Мисал өчен, Фәхриҗамал Утяшеваның лирикасын укып карагыз. Аның китаплары күп булмаса да, һәр шигыре аңлаешлы әдәби телдә, шома, ритм, рифма ягы килешкән, метафора сүзләр белән баетып яза. Чын поэзия шигырьләре дип әйтер идем. Мәхәббәт темасына язылган «Син тегендә» шигыреннән өзекләр.

«Син тегендә, ә мин монда,
Җиргә инде яфрак яткан.
Чәчләремә карлар япкан,
Сары төсле көзге моңда.
Әллә ялгыш, әллә язмыш,
Адаштырды микән безне.
Юк микән шул һич тә узмыш,
Тәкъдирләрдә язган көчне».

Менә рифма сүзләрен генә карап карагыз. Монда – моң да, яткан – япкан, язмыш – узмыш, безне – көчне.

Өстәп әйтәм: языйк дуслар! Тик язган шигырьләр «шедевр» булмаса да, укучыларга аңлаешлы, килешкән, уйга салырлык булсын, көлкегә калырлык шигырьләр булмасын.

Сәгыйть САГИТОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836