Өлкәннәр көне уңаеннан Ялутор шәһәренең «Сандугач» халык җыр коллективы «Елым» (челтәр) хәйрия акциясе белән Аслана авылына барып, «Кулларыбыз җылысы» волонтерлар төркеме белән җырлы- биюле очрашу үткәрделәр. «Елым» акциясе «Сандугач» ансамбле җитәкчесе Зөһрә апа Кожевникова инициативасы белән оештырылды. Чарага махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның әти- әниләре, хатыннары да чакырылганнар иде. Аларга бу очрашу халкыбызның бердәмлеген һәм ярдәм итәргә әзер булуны тоярга мөмкинлек бирде. Кунакларны «Кулларыбыз җылысы» волонтерлар төркеме җитәкчесе Миләүшә Яценович сәламләп, ерак юлны якын итеп килгәннәре һәм башкарган олы хезмәтләре өчен рәхмәтләр белдерде. «Волонтерларның хезмәте сизелми, әмма ул хәзер бик мөһим.
Егетләребезнең якыннарына сабырлыклары, түземлекләре, егетләребезгә батырлыклары, ныклыклары өчен рәхмәт белдерәбез. Ә волонтерларыбызга һәр маскировкалау челтәре, һәр посылка, йокысыз һәр сәгать өчен баш иябез», - дип сөйләде ул. Аннары волонтерлар үзләренең эшләре турында сөйләп кенә калмыйча, эшләп тә күрсәттеләр.

Зөһрә апа Кожевникова да үзләренең эшләре белән таныштырып китте: «Мин махсус хәрби операция башлангач, егетләребезгә ничек булышыйк икән дип уйландым. Беренчедән без, сандугачлылар, йон эрләп, оекбашлар бәйләп башладык. 15 пар оекбаш янына кибеттән носкилар, гигиена әйберләре сатып алып, җыю пунктына алып бардык. Оекбашлар эченә егетләребезгә хат та язып салдык. Аннары «Сыйныфташлар» социаль челтәрендә бер егетнең оекбаш эченнән хатны алып, безгә рәхмәт әйткәнен күреп, танышлар безгә җиткерделәр. Хәзер без бу эшебезне дәвам итәбез, төрле акцияләрдә теләп катнашабыз. «Елым» акциясе белән без башка волонтерлар оешмалары белән дә очрашырга планлаштырабыз», - дип сөйләп, үзләренең концерт программасын тәкъдим иттеләр. Бу иҗат, хәтер һәм ярдәм очрашкан чара милли ризыклар белән бай итеп әзерләнгән табында чәй эчеп сыйланулар, җыр- биюләр, күңелле сөйләшүләр белән дәвам итте.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: тәҗрибә уртаклашканда.