#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Ислам – тынычлыкка өндәүче дин ул”

последние и лучшие новости искусства в мире

42-1Бу көннәрдә Төмән шәһәренең Журналистлар йортында өлкә мөселман дини идарәсе рәисе, имам-ахун Зиннәт Садыйков һәм Төмән дәүләт университетында студентларның патриотик тәрбияләү бүлеге менеджеры, дин белгече Динар Нәфыйков журналистлар белән очрашып, “Өлкә мөселман оешмасының үсеш перспективалары” дигән темага сүз алып бардылар. Зиннәт хәзрәт соңгы 3 айда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап: “2 октябрь – Һиҗри ел исәбе белән Яңа 1432 ел башланган көн. Мөхәррәм аеның 1нче көне. Узган ел өлкә мөселманнары өчен бик җаваплы, шул ук вакытта сөенечле, файдалы үтте.

Без районнарда эшләүче дин әһелләренең белемнәрен күтәрү максаты белән курслар үткәрдек. Сентябрь аенда узган 3нче семинарда офицаль рәвештә 40 кеше һәм берничә ирекле тыңлаучы катнашты. Курслар өлкә хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, Төмән дәүләт университеты ярдәме белән оештырыла. Дин әһелләребезне Россия күләмендә иң дәрәҗәле уку йортлары галимнәре укыттылар. Без эш планын бик тыгыз итеп әзерләдек. Бер укытучыга да артык ял сәгате бирмичә, алар белән районнарга чыгып, укучылар, студентлар, дин әһелләре белән аралашып, төрле очрашулар оештырдык. Хәзер инде курсларда булган 90 имамны җыеп, гомуми җыелыш уздырырга планлаштырабыз. Ураза, Корбан бәйрәмнәрен үткәрдек. Корбанлык чалу тәртибенә соңгы елларда зур игътибар бирелде, мәчет ишек алдында сарык сую тыелды. Бу эштә безгә хәзер тәртип саклау органнары да ярдәм итәләр. Бүгенге көндә өлкәдә 15 якшәмбе мәктәбе эшли. Аларның 11е – өлкә хакимияте матди булышлыгы, 4се – үз теләкләре, тырышлыклары һәм иганәчеләр ярдәме белән эшлиләр. Укытучылар, әлбәттә, консультацион совет аша билгеләнәләр. Мәсәлән, бу көннәрдә үткәргән сынауда тәкъдим ителгән тестларга дөрес җавап бирә алмаган берәүгә укытырга рөхсәт бирмәдек. Шуны әйтергә кирәк, ислам дине – бары тынычлык дине, хак, дөрес һәм иминлеккә чакыра торган дин. Моны без халыкка җиткерергә тиешбез. Шуны күздә тотып, без имамнарга җомга намазлары, хәтем ашлары, мәҗлесләрдә вәгазьләр сөйләп, аңлату эшләре алып барырга кушабыз. Әгәр дә без, мөселманнар: “Бу эш миңа кагылмый”, дисәк - ялгышабыз. Аллаһы Тәгалә безгә үзе тынычлыкка өндәргә кушкан”, - дип сөйләде.

Динар Әмир улы: “Июнь аеннан эшли башлаган дини мәгълүматлар җитештерү порталында бүгенге көндә 40тан артык мәкалә чыкты. Биредә без ислам диненең тынычлыкны яклаучы, үзара дус-тату яшәргә өндәүче дин икәнен күрсәтәбез. Аннары, әлбәттә, өлкә яңалыкларын бирәбез. Портал белән чит регионнарда, хәтта чит илләрдә яшәүче мөселман кардәшләребез дә кызыксынып безгә язалар”, - диде.

Аннары хәзрәтләр журналистлар кызыксынган сорауларга җавап бирделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836