Материалы

Булдырганнар булдыра

последние и лучшие новости искусства в мире

42-1Тубыл шәһәренең этно-мәдәни компонентлы мәктәбе каршында «Сибур-Холдинг» оешмасының «Игелекле эшләр формуласы» ярдәмендә Абрамов экология үзәгендә “Яшел класс” ачылды. Тантаналы чарада шәһәр хакимияте вәкилләре, шәһәр Думасы депутатлары Валентина Беспалова, Сәет Хисмәтуллин, ООО ”Сибур Тобольск” оешмасының дәүләт оешмалары белән эшләүче баш эксперты Елена Бельская, шәһәр халкы, укытучылар, укучылар катнаштылар. РФнең Гимны яңгырап, тантаналы рәвештә лента киселгәннән соң, кунаклар теләкләрен юлладылар, сәхнәдән балаларның чыгышлары яңгырады.

Чараны алып баручы Әлфия Петухова бу проект кысаларында метеостанция алынганы турында сөйләде. Ул укучылар һәм укытучыларның һава торышы, явым–төшемнәр, әйләнә-тирә мохитне күзәтү, нинди тизлектә җил исәчәген һәм кешеләр өчен кызыклы күренешләрне, үзгәрешләрне онлайн күзәтергә мөмкинлеген әйтте. Бу эшне башкарып чыгаруда зур тырышлык күрсәткән мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин: ”Бу эшебезнең башы гына әле. Экологик сукмак, ясалма сулык, яшь урманчы почмагы, сирәк, файдалы үсемлекләр үстерү һ.б – безнең эш планыбызда. Укучылар туган як табигате белән кызыксынырлар, игътибарлы булырга өйрәнерләр. Саф һавада узган дәресләрдә табигатьнең үзенчәлекләрен күзәтү, экологик тәрбия бирү өчен уңайлы. Монда дәресләр үткәрү өчен шартлар тудырылган. ”Яшел класс”та класстан тыш чараларны үткәрүләр дә зур игътибарга ия”, - дип сөйләде. Чарада катнашкан шәһәр мәчете хәзрәте Фәннур Казыймов Абрамов экология паркының, “Яшел класс”ның халык өчен әһәмияте зур. Монда килгән һәркем матурлыкны күрә, табигатьнең үзгәрешләрен күзәтә. Паркта узган чаралар кешеләрне сәламәт яшәргә чакыра», - диде. Әле күптән түгел утыртылган зәңгәр чыршыларны, каеннардагы сыерчык ояларын, паркны төзекләндерүне карап шәһәрнең аскы торасында яшәүчеләр шатланганнар иде. Тантаналы рәвештә “Яшел класс” ачу чарасы тубыллыларда яңа өметләр, шатлыклы хисләр уятты.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума