#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Игенче Сагидуллиннар

последние и лучшие новости искусства в мире

42-2Акъяр авылы кырларында ашлык өлгерде. Шушы башакларның тулып өлгерүенә кадәр игенченең күпме тире түгелә, күпме көче керә. Иртә таңнан башлап караңгы төнгә кадәр механизаторлар бөтен көчләрен шушы игеннәрне үстереп, өстәлләрдә пешкән икмәкләрнең тәмле исен тойганчы эшлиләр.

Акъяр авылында шундый кешеләр рәтенә Сагидуллиннар гаиләсеннән Рәшит, Рушан, Ришат, Данил, Әмир Хазбулатов, Александр Хозумов, Тимур Таштимировны кертергә була.

Сагидуллиннар - зур гаилә. Алар 7 ир бала үскәннәр. Әти-әниләре эш сөючән, дус, ярдәмчел, тугры кешеләр итеп тәрбияләгәннәр. Иң олылары Рафаэль Сагидуллин совхозда эшләп лаеклы ялга чыкты.

42-3Рәшит Сагидуллин күп еллар буе Акъяр авылында җитәкче булып эшли. Үзенең эшенә бик җаваплы карый. Яхшы ата, яратучы бабай. Ривкат Сагидуллин хәзергесе көндә мәрхүм, ул да Червишево совхозында тракторчы булып эшләде, алдынгылар рәтендә йөрде. Рушан лаеклы ялга чыгуга карамастан, совхозда хәзер дә шофер вазифасын башкара. Аның турында да җылы сүзләр генә әйтәсебез килә.

Руслан да абыйлары сукмагыннан барып, Акъяр кырларында үзенең көчен түккән. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, хәзерге көндә лаеклы ялда. Иң кечкенәләре Ришат совхозда алдынгылар рәтендә йөри. Көнен-төнен кырларда иген игә, икмәк үстерә. Тормыш иптәше Гөлнара Раил кызы белән матур тормыш корып, өч бала тәрбиялиләр.

42-4Әтиләре Рәфыйк Мәлик улы сугыш кырларында булып, туган якларына әйләнеп кайткан солдат. Бүгенгесе көндә тормыш иптәше Равия Габдрахман кызы белән мәрхүмнәр. Менә шундый уңган, лачындай балалар әтиләренең сукмагыннан атлап, игенче һөнәрен сайладылар. Ашаган икмәкләребезнең тәменә Акъяр егетләренең көче кергән.

Кадерле Акъяр игенчеләре, сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Алдагы тормышыгызда саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телибез.

Фирдания ИХСАНОВА, Төмән районы, Акъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836