#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменские студенты-аграрии осваивают новую IT-аудиторию. Төмәннең Төньяк Урал арты дәүләт аграр университетында Bayer корпорациясенең заманча укыту классы ачылды. Проект бизнес һәм уку йорты арасында технологияләр тапшыру өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә һәм эффектив үзара бәйләнештә булуга юнәлтелгән. Төньяк Урал арты дәүләт аграр университеты мондый IT-аудиториясе барлыкка килгән илебездә дүртенче һәм Урал федераль округында беренче уку йорты. Партнерлык килешүе кысасында университетка яңа заманча программалар тәшкил иткән һәм электрон китапханәгә кереп була торган 15 компьютер кайтты.

* * *

В тюменских лесах ловить нарушителей помогают фотоловушки. Төмән өлкәсе урманнарында махсус камералар – фототозаклар урнаштыра башладылар. Алар законсыз агач кисү һәм чүплекләр ясауга каршы эшләрне көчәйтүдә булышачаклар. Бу җиһазлар һәр хәрәкәтне, хәтта кичен дә төшерәләр. Фоторәсем шунда ук урман инспекторының мобиль аппаратына килә. Ул оператив рәвештә урынга патруль җибәрергә һәм хокук бозучыны урында ук тотарга мөмкинлек бирә.

* * *

Губернатор Владимир Якушев обсудил вопросы сотрудничества с Danone. Эшкуарлар һәм регион власте Ялутор сөт комбинатындагы яңа проект планын карадылар, проблемалар, аларны чишү юлы турында сөйләштеләр. Россиядәге Danon директоры Чарли Капетти Төмән өлкәсенә беренче тапкыр килде. “Danon комбинатка техник җиһазлар өчен акча бүлүне дәвам итәчәк һәм шушы мәйданны киләчәктә киңәйтүгә әзерләячәк,”- дип сөйләде ул.

* * *

В поселке Андреевском откроется этноцентр народов Севера. Төмән районында тиздән инвестицияләр хисабына реальләштерелгән турист ифраструктурасының яңа объекты барлыкка киләчәк. “Наратлык” исемле регионның аз санлы төп Төньяк халыкларының этноүзәге Индрәй хакимияте территориясендә урнашачак. Үзәкне Уват районы торлагы (стойбище) кешеләре бизәячәкләр, экскурсияләрне Төньякның җирле халкы уздырачак. Проектның инвесторы – Себер Төньягы һәм Ерак Көнчыгыштагы җирле аз санлы халыкларны үстерү фонды.

* * *

Уборочная страда подходит к завершению. Бүгенге көндә Төмән өлкәсендә бәрәңгене алып бетерделәр. Тулай продукция 232 мең тоннаны тәшкил итә, бу былтыргыга караганда 47 мең тоннага (25%ка) артыграк. Төмән өлкәсендә бәрәңге уңышы гектарыннан 266 центнер булды. Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгышта иң югары күрсәткеч.

* * *

Председатели кооперативов получили сертификаты. Регионның сатып алучылар кооперативлары рәисләре АПК департаменты һәм Төньяк Урал арты дәүләт аграр университеты оештырган терлекчелек мәктәбендә укыдылар. Аны тәмамлау турында 40 кешегә сертификат бирелде. Мәктәпне тәмамлаучыларга шәхси ярдәмче хуҗалыкта ветеринар хезмәте күрсәтү, сөт-чималга таләпләр һәм башкасы турында сөйләделәр.

* * *

В тюменской “Жемчужина Сибири” обустроили лыжную трассу: снег хранили здесь с января. Россиянең һәм башка чит илләрнең чаңгычылары һәм биатлончылары “Жемчужина Сибири” спортның кышкы төре үзәгендә яңа кар трассасында күнегүләр ясарга керештеләр. Монда сайланган участокларга кар чыгардылар һәм аны төйгечли-төйгечли тигезләделәр. 20 мең кубометр кар чаңгы-биатлон трассасын төзекләндерү өчен территориядә январь аеннан сакланды. Карны эрүдән калын пычкы чүбе катламы саклады.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836