Александр Моор Татарстанда

последние и лучшие новости искусства в мире

42-1415 октябрьдә өлкәбез губернаторы Александр Моор җитәкчелегендәге Төмән өлкәсе делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. Эш программасы шактый бай.

Беренче көнне делегация берничә индустриаль парк һәм сәнәгать мәйданчыкларында булды: Яр Чаллы шәһәрендәге «Мастер» технопаркы, «Казан» агросәнәгать паркы – республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң эре күп функцияле технологик комплекс һәм сәнәгать-җитештерү тибындагы «Алабуга»махсус икътисадый зонасында. Аның резидентлары арасында танылган халыкара брендлар: Ford, Rockwool, Armstrong, Air Liquide, Preiss-Daimler, RRDonnelley, Saint-Gobain һәм башкалар бар.

Моннан тыш, Татарстан коллегалары үзләренең җәмәгать киңлекләрен булдыру һәм шәһәр инфраструктурасын төзекләндерү тәҗрибәсе турында сөйләделәр.

Бу көн Кабан күле яр буен һәм Иске Татар бистәсен карау белән тәмамланды.

16 октябрьдә тагын да Казанда заманча индустриаль парк – “Химград” технополисында, “Зеленодольск” промышленность мәйданында, Иннополис шәһәрендә тәҗрибә өйрәнделәр.

Александр Моор Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Президент машина төзелеше продукциясе (йөк автомобильләре һәм махсус техника, газ-мотор ягулыгындагы автобуслар), газ тармагы өчен җиһазлар, автомобиль шиннары белән тәэмин итүне арттыруның зур потенциалын билгеләп үтте.

— Без күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне ныгытырга телибез, — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. — Бүген Татарстан белән Төмән өлкәсе арасында төбәкара товар әйләнеше 14 миллиард сум дәрәҗәсендә. Бу санны арттырырга мөмкин.

Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында әңгәмәдәшләр сәламәтлек саклау өлкәсен билгеләделәр. Республика делегациясенең Төмәнгә җәйге сәфәре нәтиҗәләре буенча нейрохирургия үзәге базасында пациентларны дәвалау оештырылган, бу федераль учреждение белән фәнни һәм белем бирү элемтәләре җайга салынган.

Төбәк җитәкчеләре Төмән белән Казан арасында турыдан-туры һава юллары ачу перспективасы турында да сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов губернаторыбызга өлкәдә яшәүче татарларның телен, милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуда, милләтара татулыкны ныгытуда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума