Материалы

Киләчәккә яхшы уйлар белән яши

последние и лучшие новости искусства в мире

42-1Сузгун поселогында гомер кичерүче юмарт күңелле, ярдәмчел, гомер юлында сынауларга, авыруларга бирешмичә, бүген дә халкына хезмәт итүче Харис Хасыйм улы Слабукаров язмышына үзе хуҗа булып яшәүче кешеләрнең берсе.

Күп еллар тимер юл оешмасында эшли, ул Төмән-Тубыл тимер юлын төзүчеләрнең берсе. Хезмәт юлын гади эшче булып башлый. Өлкә күләмендә оештырылган эзләнү экспедицияләрендә катнаша. Тарихка кергән тимер юл төзүчесе, уңышларга ирешкән якташыбыз Мактау кәгазьләре, өлкә Думасыннан Мактау хатлары, “Партия батырлыгы” медале белән бүләкләнә.

Үзе турында: ”Мин 1947 нче елны Приморский крайда тудым. Әтием армиядә хезмәт иткән чорда әнием белән танышып, гаилә коралар. Армиядән туган якларына кайтып, Шатан авылына килеп урнашалар. Шатан авылында әтием колхоз рәисе булып эшли. Аннары колхозларны берләштерүләр башлана. Безнең гаилә Байкаловода, соңыннан Уба авылында яшиләр. Әтиемне туган авылы Кыскыркүлнең колхоз идарәсе рәисе итеп билгеләгәннән соң, ул хезмәт юлын туган авылында дәвам итә. 1960 нчы елны мин сигезъеллык мәктәпне тәмамлап, эшкә урнаштым. Бульдозерчылык һөнәренә укып, хезмәт юлымны дәвам иттем. 1970 нче елны кичке белем бирү мәктәбендә тормыш иптәшем Альбина белән таныштым. Безнең гаилә корып, иңгә-иң куеп яшәвебезгә дә инде ярты гасыр булып килә. Икебез дә тимер юлда эшләдек. Мин мондагы тимер юлда беренче “казык кагучы”ларның берсе. Сузгунда гомер кичердек, хезмәт ветераннары булып лаеклы ялга чыктык. Безнең горурлыгыбыз, киләчәккә терәгебез булып өч кызыбыз, җиде оныгыбыз бар”, - дип сөйләде.

Узган елны Харис һәм Альбина Слабукаровлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырдылар. Тормыш сукмакларында югалып калмаган, бер-берсен хөрмәт итеп, киңәшләшеп яшәгән Харис Хасыйм улының иҗтимагый эшләрендә дә гаиләсе терәк һәм ярдәмче була. Овсянниково авыл хакимияте Думасы депутаты булып эшләгән елларда Сузгунда газ кертү, юлларны төзекләндерү эшләре аның инициативасы белән башкарыла. Үз теләге белән эшкә җигелгән тынгысыз җанлы депутат алдына куйган максатларына ирешә. Бу проблемаларны чишүдә ярдәм иткән элекке губернатор Владимир Якушевны, коммунистлар партиясе депутаты Владимир Чертищевны җылы сүзләр белән искә ала ул. Яхшы уйлар белән алга карап яшәгән Харис Хасыйм улының планнары күп әле. Кешеләргә кылган изге гамәлләре белән танылган, игелекле якташыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума