Татарча диктант

последние и лучшие новости искусства в мире

42-12"Татарча диктант" акциясендә Төмән өлкәсе быел 4 тапкыр катнаша. Беренче тапкыр Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә үткәрелүе дә шатлыклы күренеш.

Төмән дәүләт университеты, Төмән өлкәсе татар Конгрессы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә татар яшьләре союзы оештыруында башкарылган әлеге шатлыклы чарага килүчеләр елдан-ел арта. Быел ТДУның мәгълүмати-китапханә үзәгендәге матур аудиториягә килүче

50 кеше арасында ел саен катнашучылар белән бергә беренче тапкыр белемнәрен сынап караучылар да бар иде. Бигрәк тә Түбән Тәүде районының Тарман мәктәбе һәм балалар бакчасыннан 14 кеше, Төмән Көнбатыш Себер колледжы укытучылары студентлары белән килгәннәр. "Быел текст җиңел булды, татар телендә рәхәтләнеп яздык, оештыручыларга чиксез рәхмәт", - дигән фикерләр яңгырады. Татар телен өйрәнү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума