#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тубылда һәм Төмәндә “Татарча диктант”

последние и лучшие новости искусства в мире

42-13“Тубылда татарча диктант язуның төп мәйданчыгы унбишенче мәктәп булды. Татар теле һәм әдәбияты кабинетында диктант язарга килүчеләрне Төмән дәүләт университетының Тубылдагы филиалының филология фәннәре докторы Гүзәл Файзуллина, унбишенче мәктәп укытучылары Банисә Ниязова, Нурилә Шамратова, Тубыл шәһәренең яшьләр иҗтимагый оешмасыннан Гөлнур Зиннәтуллина, Сәрия Кәбирова җылы каршы алдылар. Кырыкка якын катнашучылар бер кабинетка сыймадык.

Газиз Мөхәммәтшинның “Саумысыз, аккошлар” әсәреннән өзекне Гүзәл Җәгъфәр кызы укып чыкканнан соң, тубыллылар орфографик һәм грамматик хаталарны булдырмаска тырышып диктант яздылар. Текстның күләме зур булмады. Вакыт тиз узып китте. Диктантларны оештыручыларга тапшырганнан соң, аларга күп рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Нәҗия Хәкимова:”Бу чара безне берләштерде, күңелләребез яктырып китте. Без үзебезнең көчебезне сынадык. Татар теленә, әдәбиятына мәхәббәтебез көчәйде, артты. Оештыручыларга рәхмәтләремне юллыйм,”-диде.

Бу чарада катнашкан төрле яшьтәге милләттәшләребезнең кичергән хисләре уртак булды. Матур тавышы белән текстны оста укыган Гүзәл Җәгъфәр кызы хикәя авторының хис-кичерешләрен диктант язучыларга җиткерде, - дип хәбәр итә әле быел беренче генә тапкыр бу акциядә катнашкан Тубыл шәһәреннән Римма Умитбаева.

"Татарча диктант" акциясендә Төмән өлкәсе быел 4 тапкыр катнаша. Төмән дәүләт университеты, Төмән өлкәсе татар Конгрессы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә татар яшьләре союзы оештыруында башкарылган әлеге шатлыклы чарага килүчеләр елдан-ел арта. Быел ТДУның мәгълүмат-китапханә үзәгендәге матур аудиториягә килүче 50 кеше арасында ел саен катнашучылар белән бергә беренче тапкыр белемнәрен сынап караучылар да бар иде. Бигрәк тә Түбән Тәүде районының Тарман мәктәбе һәм балалар бакчасыннан 14 кеше, Төмән Көнбатыш Себер колледжы укытучылары студентлары белән килгәннәр. "Быел текст җиңел булды, татар телендә рәхәтләнеп яздык, оештыручыларга чиксез рәхмәт", - дигән фикерләр яңгырады. Татар телен өйрәнү мөмкинлекләре әйтеп үттеләр. Милләттәшләре арасында күңелләре күтәрелгән, рухланган якташларыбыз Булат Сөләйманов, Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. “Әти-әни өйрәткән телне сакларга кирәк, өйдә татарча сөйләшик, балаларга да өйрәтик”, -диделәр.

Һәркемгә махсус әзерләнгән сертификат тапшырылды, гадәттәгечә, бергә фоторәсемгә төштек.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836