Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области идет работа по ликвидации школ в деревянном исполнении. Бу программа өлкә губернаторы А.Моор кушуы буенча башкарыла. Тубыл районы, Хуҗайлан авылында мәктәп төзелешенә контракт төзелгән. «Хуҗайлан авылындагы мәктәп - ул Төмән өлкәсендә 2019 елда төзелә башлаган икенче мәктәп. Агач мәктәпләрне бетерү программасы кысаларында Төмәннең Кырынкүл мәктәбен дә төзи башладылар. Абатск, Вагай, Түбән Тәүде, Тубыл, Ялутор, Уват һәм Яркәү районнарында барлыгы 30 дан артык мәктәп төзеләчәк», – диде Александр Моор.

* * *

В поликлинике тюменской ОКБ №2 открылся кабинет социального здоровья. Биредә Төмәндә яшәүче һәр кеше артериаль кан басымын дөрес үлчәргә өйрәнә һәм артериаль гипертонияне профилактикалау һәм тикшереп тору буенча тулы мәгълүмат ала.

Кабинет дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге 8дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Кабинетка тикшерүгә күптән килмәгәннәрне чакыралар, сайланган дару препаратларының нәтиҗәлелеген контрольдә тоталар, үз вакытында лаборатор һәм диагностик тикшеренүләр оештыралар, табибка авыруның организмындагы үзгәрешләр турында хәбәр итәләр.

Шул ук вакытта кабинетка тере чират тәртибендә яки алдан язылу буенча теләсә кайсы кеше паспорт һәм медицина полисы буенча мөрәҗәгать итә ала. Аңа артериаль кан басымын үлчиячәкләр, кирәк чакта участок терапевтына кабул итүгә язачаклар, яшәү урыны буенча диспансер күзәтүенә җибәрәчәкләр, ә югары басым булганда кичектергесез ярдәм күрсәтәчәкләр.

* * *

Тюменский «Абсолют» расширяет ассортимент товаров для сторонников ЗОЖ. Төмәннең «Абсолют» сөт заводының йод һәм селен кушылган сөт продукциясе сатып алучылар күңеленә хуш килде. Завод продукциясе Төмән һәм Төмән районы мәктәпләре һәм балалар бакчаларына китә, төньякка, шулай ук Екатеринбург, Омск, Барнаулга җибәрелә.

Продукциянең тәменнән аның файдалы үзлекләре дә калышмый: эшкәртүдә ГМО һәм консервантларсыз гына натураль сыер сөте кулланыла. Компания тәүлегенә 30-35 тонна шундый файдалы чимал эшкәртә.

«Абсолют» продукциясе югары эксперт бәясен дә алды. Ул соңгы «Төмән өлкәсенең иң яхшы хезмәтләре һәм товарлары» конкурсында алтын медальгә лаек булды һәм Россиянең иң яхшы йөз товары арасына керде.

* * *

Тюмень снова в лидерах рейтингов по качеству дорог. Өлкә үзәге җиңүне Казан һәм Барнаул шәһәрләре белән бүлеште.

Төмән ел саен диярлек юллар сыйфаты буенча төрле рейтингларда алдынгы урыннарны били. 2018 елда да шәһәр, SuperJob порталын сораштыру нәтиҗәсендә, юллар сыйфаты буенча абсолют лидер булды.

Бу елның сентябрь аенда җәмәгатьчеләр юл катламының сыйфатын, шул исәптән «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында ремонтлана торган объектларда тагын бер булдылар. «ОНФның юл инспекциясе» проекты эксперты Дмитрий Цопов сүзләренә караганда, Төмән юллары өчен, элеккечә үк, «бишле» ала. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында Төмәндә быел 1 млрд. сумга 35 чакрым юл ремонтлана.

* * *

Аптекарский сад в Тобольске благоустроят. 11 октябрьдә төбәк хөкүмәте президиумы утырышында губернатор Александр Моор Тубылда Аптека бакчасын төзекләндерү буенча проект документациясен эшләүгә акча бүлеп бирү турындагы боерыкка кул куйды. Төбәк башлыгы агымдагы елның июнь аенда Тубыл шәһәренә эш сәфәре кысаларында, объектны реконструкцияләү турында йөкләмә бирде.

Җибәрелгән акчалар хисабына проект эшләре, инженер-геодезик эзләнүләр, проект документларына дәүләт экспертизасы башкарылачак.

Тубылда Аптека бакчасын торгызу буенча архитектура-төзелеш чаралары аңа күп функцияле рекреацион зона булырга мөмкинлек бирәчәк.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Нәсимә ТАШБУЛАТОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума