#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Вице-премьер РФ Татьяна Голикова и губернатор Тюменской области Александр Моор открыли в Тюмени новую школу. Татьяна Голикова укытучыларны, укучыларны һәм ата-аналарны мәктәп ачылуы белән котлады. «Россиядә тагын бер заманча уку йорты барлыкка килде, ул яңа белем алу мөмкинлеге бирәчәк. Төмәндә балалар саны арта, быел гына да беренче сыйныфка 2019 елга караганда 46% ка күбрәк бала килгән. Регион җитәкчеләренә әлеге проектны кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә”, - диде ул.

Александр Моор укучыларга, укытучыларга һәм ата-аналарга үзара хөрмәт һәм ышаныч теләде. Төмән өлкәсенең мәгариф һәм фән департаменты директоры Алексей Райдер кунаклар өчен яңа мәктәп буйлап экскурсия үткәрде. Вице-премьер һәм губернатор рекреацияне, спорт залын, ашханәне һәм сыйныфларны карады. Яңа мәктәп 1200 кешегә исәпләнгән. Мәктәптә 47 укытучы эшләячәк. 1-4 сыйныф укучыларын укыту өчен 16 кабинет, 5-11 сыйныф укучыларына 32 кабинет каралган.

* * *

Интерес к Тюменским выставкам растет. “Һичшиксез, катлаулы эпидемиология хәле безнең эшчәнлегебездә чагыла, ул хәзер санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча барлык таләпләрне исәптә тотып алып барыла, — ди «Төмән ярминкәсе» генераль директоры Михаил Брудков. - Шуңа да карамастан, күргәзмә залына килүчеләр санының артуын күрәбез. Якындагы күргәзмәләрдә Адыгея, Новороссийск, Свердловск һәм Саратов өлкәләре, Барнаул, Омск, Пермь, Сочи, Киров, Магнитогорск, Сургут, Самара өлкәсе, Чиләбе, Уфа һәм Әстерханнан, шулай ук Белоруссиядән килгән эшкуарлар катнашу теләген белдерделәр”.

Төмәнгә илнең 20дән артык шәһәреннән һәм төбәгеннән барлыгы 100дән артык катнашучы җыелачак.

* * *

Советы со смыслом: тюменцы 55+ делятся опытом с младшим поколением. «Тормыш көзе алтын булсын» дип аталган өлкә акциясе кысаларында Төмән әби-бабайлары яңа флэшмоб башлап җибәрделәр. Алар яшьләргә акыллы һәм рухи үгет-нәсихәтләр яңгыратачаклар.

«Флэшмоб буыннарны берләштерергә, мөһим булган кыйммәтләрне искә төшерергә, һәрвакыт актуаль кыйммәтләрне сакларга мөмкинлек бирәчәк. Өлкәннәрдән кечкенәләргә күчүче зирәклек - һәрберебез өчен ныклы нигез. Һәр теләгән кеше үзенең «бәхетле тормыш кагыйдәләре» белән уртаклаша ала», - ди проектның координаторлары.

* * *

Тюменские молодые мамы охотно совершенствуют профессиональные навыки. Төмән өлкәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнүче 400дән артык хатын-кыз «Демография» милли проекты кысаларында укытуны оештыру программасында катнашты.

Декрет ялыннан соң яшь әниләр эш режимына бик авыр керә. Алар үз күнекмәләрен яңартып, яңа компетенцияләр ала алсын өчен, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары алар өчен һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыралар. Өйдән чыкмыйча гына яңа белгечлек алырга теләүчеләр өчен дистанцион укыту бар.

Программада катнашу турындагы тулырак мәгълүматны яшәү урыны буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә белергә мөмкин. Хәзер алар алдан язылу буенча эшли.

Өлкә хәбәрләрен Нәсимә ТАШБУЛАТОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836