Материалы

“Педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен” премиясен алды

последние и лучшие новости искусства в мире

42-1Укытучылар көне уңаеннан өлкә Губернаторы Александр Моор Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән 14 укытучыга “Педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен” премиясен тапшырды. Бу югары бүләккә милләттәшебез, Тубыл шәһәренең 12 нче мәктәбенең информатика укытучысы Юлия Гафият кызы Саитова да лаек булды.

Юлия Гафият кызы хезмәт баскычыннан бары үзенең тырышлыгы, зирәклеге, максатчанлыгы һәм һөнәрен чын-чынлап яратуы белән күтәрелә.

Бу турыда аның 2019 елда “Ел укытучысы” шәһәр бәйгесендә 2 нче урын, “Заманча информатика дәресе” бәйгесендә 1 урын алуы һәм укучыларының күптөрле бәйге-олимпиадаларда дәрәҗәле урыннар яулаулары, шулай ук югары уку йортларында белем алып, мактаулы белгечләр булып җитешүләре дәлилли. Өстәвенә Юлия Гафият кызы шәһәрдә узган иҗтимагый эшләрдә, милли чараларда, фәнни конференцияләрдә актив катнаша.

Юлия Гафият кызы Тубыл шәһәренең Сузгун поселогында туып-үсә. 3 яшендә алфавитны өйрәнеп, әти-әнисе бүләк иткән китаплардагы шигырьләрне ятлап, аларны сәнгатьле итеп сөйләп, килгән кунакларны гаҗәпкә калдыра. Ул шигырьләрне бер-бер артлы туган ике сеңлесе – Диана белән Флоридага өйрәтә, аларга әкиятләр сөйли, табышмаклар әйтә. Бераз зурайгач, сеңелләре белән “Мәктәп” уенын уйнарга ярата. Һәм укытучы ролен гел үзе башкара. Бәлки, шул чакта укытучы булырга теләге барлыкка килгәндер дә аның!

Мәктәпне Юлия Гафият кызы “5”ле билгеләренә генә тәмамлый. Бары математикадан гына “4”ле була. Авырлыклардан курыкмаган үҗәт кыз математиканы “5”легә белер өчен, Тубыл педагогия институтына укырга кереп, информатика укытучысы һөнәрен сайлый. Укытучы буларак, тормышта аңа күп тапкыр белемен һәм осталыгын исбатларга туры килә. Күпме вакыт үтсә дә, Юлия Гафият кызының беренче тапкыр шәһәрнең 5 нче мәктәбенең 5 нче сыйныф укучыларына математика дәресен укытырга керүе бүгенгедәй исендә. Ничек онытып була соң укучыларның кызыксынып, һәр адымын бәяләп, сынап караган күз карашларын?! Ул чакта яшь кыз тәҗрибәле укытучы булып җитешү бик озак һәм газаплы процесс икәнен аңлап җиткермәгән була. Әмма, әгәр дә син укучыларыңны яратсаң, алар белән уртак тел таба алсаң, сәләтең булып, иҗади эшли алсаң - синең барысы да килеп чыгачак. Юлия Сәитованың нәкъ менә шулай була да. Хәзер ул зур тәҗрибәле, белемле, хөрмәтле укытучы. 15 ел инде 12 нче мәктәп укучыларына ныклы белем бирә. Укучылары аннан күпкә өйрәнәләр, ә ул – алардан. Бу турыда Юлия Гафият кызы: “Минем укучыларым барысы да акыллылар, кызыксынучаннар, тәртиплеләр. Шуңа күрә мин аларга үзләренең белем-осталыкларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәм. Мәсәлән, алар яхшы белгән темалары буенча дәрес үткәрәләр, укучылар күп очракта график редакторлау яки программалаштыру темаларын сайлыйлар. Балаларның нәрсә китереп чыгарачакларын беркайчан да алдан чамалап булмый, шуңа укытучы балалар белән бер дулкында булырга тиеш һәм аларның сорауларына төгәл җавап бирергә, аңлатырга, ярдәм кулын сузарга, аларны аңларга һәм кабул итәргә әзер булырга тиеш. Алар бит безне акыллырак һәм кайгыртучан, сабыр, түземле булырга өйрәтәләр. Аларның һәркайсы үзен яратуларын, аның фикерләрен, дәрәҗәсен хөрмәт итүләрен тели”, - дип әйтә.

Эштә генә түгел, гаилә тормышында да Юлия Гафият кызы бик тырыш. Тормыш иптәше Закир Каюм улы белән ике егет – Булат белән Зөфәрне үзләре кебек тырыш, мәрхәмәтле, максатчан итеп тәрбиялиләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума