#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәламәт тормыш рәвешен алып баручылар

последние и лучшие новости искусства в мире

42-2Бодибилдинг, фитнес һәм башка төр спорт юнәлешендә үзләрен таныткан спортчыларның Төмән өлкәсе төбәкара чемпионаты Тубылда узды. Корыч мускуллы һәм идеаль пропорцияле спортчылар илебезнең җиде регионыннан килеп сәхнәдән үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Нинди генә спорт юнәлешен алма, югарылыкка ирешү өчен күп көч, тырышлык куярга кирәк. Тубыллылар арасында күпчелек сертификатлар алучылар арасында Арангуловлар гаиләсе булды.

Хөсәеннең 11 яшендәге улы Алан катнашып, рекордын яңартып бу юлы 24 килограммлык герне 30 секундта бер кул белән күтәреп, иң күп борылышлар эшли һәм 17 тапкыр кабатлый. Алан бу тантаналы чарада Россиянең көч экстримы Федерациясе президенты кул куйган Россия рекордын кую турында сертификат белән бүләкләнде. 380 битле календарьны 4 тигез өлешкә ике кул белән 29 секундта бүлә алган Хөсәен Арангулов Россия, Дөнья рекордчысы сертификатына лаеклы булды. Аларга бу бүләкне спортның көч төрләре буенча Россия батыры, илнең попечительләр советы рәисе Михаил Кокляев тапшырды. Тубыл спортчылары, афәрин! Әлеге истәлекле вакыйганы караучылар да, якташлары да җиңү сертификатларын алулары белән Хөсәен һәм Алан Арангуловларны кайнар котладылар. Сәхнәдән тамашачылар арасында булган Хөсәеннең әнисе, Аланның әбисе - Зәкинә Арангулова турында күп җылы сүзләр яңгырады. Хөсәен: “Без сәламәт тормыш рәвешен алып бару өчен. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл да. Спорт – ул гади эш түгел, уңышларга ирешкәннән соң да ял итеп булмый. Ул бездән максатчанлык таләп итә торган тормыш стилебез. Безнең гаилә сәламәт яшәү рәвеше яклы”, – ди.

Тренировкалар, дөрес тукланып, көн дә сәгатьләр буе күнегүләр эшләп, спорт белән шөгыльләнеп үткәрүчеләрнең тормышлары җиңелләрдән түгел. Аларның максатчанлыгы күпләргә үрнәк булып тора. Тубыл шәһәрендә узган чемпионатлар, төрле спорт ярышлары, шәһәрдә бодибилдинг, фитнес һәм башка төр спорт юнәлешләре популярлыгы, якташларыбызның җиңүчеләр арасында беренчеләр рәтендә булулары, яшьләрнең спорт белән шөгыльләнүләре, уңышларга ирешүләре уңай, шатлыклы, матур күренеш булды.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836