Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Ак калфак»ның игелекле эшләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәре «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова һәм вәкилләре Өлкәннәр көне белән шәһәрдә яшәүче хезмәт һәм тыл ветераннарын котладылар. «Ел саен Халыкара өлкәннәр көне белән авыр сынаулар аша узган тыл хезмәтчәннәрен, хезмәт ветераннарын бәйрәм белән котлыйбыз. Әби-бабайларның күпчелеге инде 80 яшьләрен узганнар. Быел бүләкләр алучылар арасында 90 яшьтәге әби-бабайлар да булдылар. Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы авыр елларны хезмәт куйган, илебез тарихын, традицияләребезне саклап яшәгән буын вәкилләре бик шатландылар. Өлкән буын өчен безнең игътибарыбыз, җылы сүзләребез бик мөһим. Матур бер традициягә кергән өлкән буын вәкилләренә бүләкләр белән ярдәм иткән «Бердәм Россия» депутаты, шәһәр думасы рәисе урынбасары Михаил Никитинга рәхмәтләремне белдерәм. Әби-бабайларның өйләренә барып котлау - игелекле эшләребезнең берсе. Өлкәннәр йөзендәге шатлык-сөенечне күреп изге эшләр башкарган ярдәмчеләребезгә рәхмәтлемен», - дип сөйләде Айсылу ханым Юнысова.

42-41-25

Тормыш тәҗрибәләре бай булган әби-бабайлар кунакларны җылы каршы алдылар. 91 яшендәге Галиябану апа Кинчина үзе милли камыр ризыклары пешереп ел саен кунакларны көтеп ала. Ачык йөзле, кунакчыл, киң күңелле әби «Ак калфак» оешмасы вәкилләренә рәхмәтләр әйтеп, теләкләр теләп калды. Өлкән буын вәкилләре тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашып, киләчәк буыннар тормышына бәяләп бетергесез өлеш кертәләр. «Ак калфак» оешмасы вәкилләре 20дән артык өлкән буын вәкилләренең өйләрендә булып хәлләрен белеп, бүләкләр тапшырдылар.

Римма Умитбаева.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836