Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Бу залда очраклы кешеләр юк»

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмәннең «Нефтяник» мәдәният йортында Төмән өлкәсенең төрле районнарыннан җыелган гаиләләр җәмәгатьчелек тарафыннан танылган бүләкләр — «Солдат атасы» медальләре алды.

Монда Ватанны саклаучыларның гаиләләре: алгы сызыкта хезмәт итүчеләрнең әтиләре, әниләре, хатыннары һәм балалары җыелды.

Медальләр төбәкнең 23 кешесенә - хәрби биремне үтәгәндә батырлык, фидакарьлек һәм батырлыкүрсәткән махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләренә тапшырылды. «Солдат атасы» медале «Россия аталары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан 2023 елда гамәлгә куелган. Төмән өлкәсендә аның белән 180нән артык әти билгеләнгән, шул исәптә уллары белән бергә үз теләкләре белән фронтка киткәннәр дә бар.

Бу аталар - төрле милләт һәм төрле һөнәр ияләре. Ләкин аларның барысын да бер нәрсә берләштерә: хатыннары белән бергә алар чын ирләр, Россиянең геройларын тәрбияләгәннәр. Аталарга бирелгән медаль тулысынча аналарныкы да.

Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор тантанада катнашучыларга аеруча җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте. «Без монда булачак геройларны тәрбияләгән әтиләргә тирән ихтирам һәм рәхмәт белдерергә җыелдык. Чөнки тәрбияне, бигрәк тә малайларны, сүз белән генә тормышка ашырып булмый — ул гамәлләр, эшләр һәм тормыш үрнәге аша башкарыла. Үз балаларына белемнәрен генә түгел, иң мөһиме - кешелек сыйфатларын да салган аналарның ролен аеруча билгеләп үтәсем килә. Биредә булган барлык ата-аналар улларына ничек яшәргә һәм эшләргә кирәклеген күрсәттеләр. Сезнең тәрбия нәтиҗәсендә бу егетләр бөтен ил горурлана алырлык чын ирләр булып үстеләр, алар үз Ватаннарын саклауга бастылар», - диде төбәк башлыгы.

Әтиләргә рәхмәт белдерергә «Ватанны саклаучылар» фондының Төмән филиалы җитәкчесе һәм хезмәткәрләре, хакимият органнары вәкилләре, локаль сугышлар ветераннары, иҗтимагый патриотик оешмалар лидерлары, «Россия аталары» төбәк бүлеге әгъзалары һәм ТВИККУ курсантлары җыелды.

«Улларын югалткан гаиләләр алдында башларыбызны иябез. Аларның геройлыгы безнең өчен батырлык символы булачак, ә алар турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк. Бу безнең изге бурычыбыз», - дип сөйләде филиал җитәкчесе Динара Поштаренко.

Депутат Алексей Салмин билгеләп үткәнчә, төбәктә бүләкләнүчеләрнең кандидатураларын раслаучы комиссия эшли. Карарлар район башлыклары белән бергәләп кабул ителә.

- Төп критерий гади, - дип өстәде ул. – Бүгенге көндә уллары алгы сызыкта булган яки Ватан өчен гомерләрен биргән гаиләләр.

Бүләкләнүчеләр арасында Тубылдан - Рәшит Арыпов, Түбән Тәүде районыннан - Вагас Абдразаков һәм башкалар. Аларның улларының тарихлары батырлык һәм бурычка тугрылык елъязмасының бер өлеше булып яңгырый.

42-3-25

Тубылдан Рәшит Арыпов хатыны белән өч бала тәрбияләп үстергән. Аның улы Заур, каты яралануына карамастан, үз теләге белән алгы сызыкка кире кайта. Үлемгә китерүче җәрәхәт ала, ахырга кадәр иптәшләре өчен көрәшә. Үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнә.

Вагас Абдразаков өч егет үстергән. Өлкән улы Рөстәм Төмән югары хәрби инженер училищесын тәмамлаган һәм 2022 елдан махсус хәрби операция зонасында. Бурычка тугрылыгы һәм күрсәткән батырлыгы өчен «Махсус хәрби операциядә катнашучы» һәм «Хәрби хезмәттә батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

«Солдат атасы» медале халык рәхмәте, танылу һәм хәтер символына әверелде. Ә һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.
Рәсемдә: тәбрикләү тантанасында.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836