Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Дустым изгелекләр юлында

последние и лучшие новости искусства в мире

Гомер дигәнең аккан су кебек икән, узганын сизми дә каласың. Ягымлы, чын мәгънәсендә кешелекле, кече күңелле, искиткеч дәрәҗәдә үз-үзен тыйнак, күркәм тота белү сәләтенә ия булган иң якын дустым Сара Ильясовага октябрь аенда 90 яшь тула.

Бер-беребезне югалтмый, дуслык җепләрен өзмичә, туганнан да якын булып яшәвебезгә инде 69 ел үтеп тә киткән!

Дустымның тормышында кайгы-хәсрәтләр күп булды. Газиз әнкәсен, тормыш иптәшен, бертуганнарын соңгы юлга озатуына да инде дистә еллар узды. Ләкин Сара Әхмәткәрим кызы сынмады, сынатмады. Хәзергәчә һәркайсының рухына багышлап хәтем ашларын үткәреп тора.

Хәзер ул кызы Илсөяр тәрбиясендә, аның игътибарын, мәрхәмәтен күреп Төмәндә яши. Без аның белән ел саен күрешәбез, сөйләшәбез, күңелләребезгә рәхәтлек табып куанабыз.

Көтәр кешең булу да бит бер бәхет. Сара дустым оныкларының, якыннарының килүләрен түземсезлек белән көтеп, шатланып каршы ала, үгет-нәсихәтләре белән куандыра. Әнисенә җылы сүзләр тапкан, күңелен күргән кызы Илсөяргә, аның гаиләсенә изге теләкләрен кызганмый яши дускаем.

Олы йөрәкле Сара дустыма минем ихтирамым зур, очсыз-кырыйсыз. Аңа булган тойгыларымны шушы шигъри юлларым белән чагылдырып китәсем килә:

Изгелекләр юлында син,
Күптән сине белгәнемчә,
Дөреслектә яши беләсең.
Туганнарга ярдәмче син,
Дусларыңны якын күрәсең.
Килгәннәргә, керүчегә
Һәркайчан син кунакчыл.
Мул ризыгың өстәлеңдә,
Рәхмәтле сиңа барсы да.
Ярдәм сорап килүчегә,
Түшәгендә ятып авыручыга,
Һәркайчан син кирәк чакта
Ярдәм кулын сузасың.
Дөньялыкта тиеш гамәлләрне
Кирәгенчә алып барасың.
Ахирәттә яткан туганнарның
Рухи ризалыгын аласың.
Изгелекләр юлында син,
Башкарасы эшләреңә
Аллаһының ризалыгы
Көч-куәт биреп торсын.
Яши белеп яшисең,
Кылган эшең изгелек.
Хәзергедә бала-чага хөрмәтенә
Бик тә риза, Аллага шөкер, дисең.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836