Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Хезмәтегез өчен рәхмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

Һәрберебезнең күңелендә, йөрәк түрендә туып-үскән газиз туган йорты, кадерле туганнары, туган авылы бар. Кайда яшәсәк тә, туган авылыбызны, туган якларыбызның гүзәллеген, хөрмәтле кешеләрен онытмыйбыз. Төмән өлкәсенең Тубыл районында урнашкан Үләртеш авылы Санниково авыл җирлегенә керә. Совет чорында монда «Яңа тормыш» колхозы булган, аннары башка колхозга кушылган. Бүгенге көндә Үләртеш авылында өлкән яшьтәге авылдашларыбыз күп яши.

Элек-электән Үләртештә милләттәшләребез хезмәт сөйгән, тырыш булганнар. Кохозда, аннары «Жданов» исемендәге совхозда фермада эшләгәннәр. Бу совхозның үзәге Санниково авылында була. Күп еллар авыр эштә хезмәт иткән, сыер сауган, эре терлекчеләр фермасында эшләгән апалар хәзер инде 90 яшьләренә якынлашып киләләр. Алар арасында 90ны узганнары да бар. Һәр гаилә үз хуҗалыкларында да күп итеп хайван асраганнар. Бакчаларында күп итеп бәрәңге, яшелчә утыртканнар. Авыр хезмәт юлын узган, монда гомер кичергән, бала-оныклар үстергән авылдашларыбызны ел саен Өлкәннәр көне белән котларга тырышабыз. Ветераннар советы оешмасыннан, спонсорлардан ярдәм сорап хәлебезчә аларга бүләкләр тапшырабыз. Игелекле, ярдәмчел, киң күңелле Фәрит Бакиевка, Юлия Ниязовага, Зифа Кәримовага һәм башкаларга олы рәхмәтләремне җиткерәм. Хезмәтегездә зур уңышлар телим. Җылы теләкләребезне 98 яшендәге Хәсәнә апа Аширбакиевага, 90 яшендәге Люция апа Бакиевага, 89 яшендәге Гөлҗиһан апа Ишметовага, 89 яшендәге Рида апа Рузеевага, 81 яшендәге Нурчинан апа Айтняковага юллыйбыз.

***

Тубыл районында район хакимияте Өлкәннәр көне уңаеннан ветераннар советы активистларын да бүләкләделәр. Аларны нәтиҗәле, тырыш хезмәтләре өчен котлап, Тубыл район башлыгыннан Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында безнең милләттәшләребез дә булды. Рәхмәт хаты белән Санниково ветераннар оешмасы рәисе Ибәтулла Мәмәтов, Тубыл район хакимиятенең ветераннар оешмасы рәисе Нурхәят Шаһбанова бүләкләнделәр. Бәйрәм көнен бердәм, матур оештырдык. Өлкәннәр көне белән котлаучы Санникованың “Мелодия” ансамбленә, ветераннар советыннан Надежда Фоминыхка, авыл клубы җитәкчесе Наталья Ашировага рәхмәтләребезне белдерәбез. Якташларыбызның тырыш хезмәтләре горурланып сөйләрлек.

42-42-25

Фәүзия МӘМӘТОВА, Тубыл районы, Маслау авылы.

(Римма Умитбаева тәрҗемәсе).
Фоторәсемдә: Рида Рузеева белән Фәүзия Мәмәтова.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836