Октябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә татар яшьләре каршысында Казаннан килгән танылган галим белән очрашу, фикерләшү оештырылды.
Әлфрид Бостанов 1988 елда Омск шәһәрендә туа. 2009 елда Омск дәүләт университетының тарих бүлеген, 2013 елда Амстердам университетының (Нидерланд) көнчыгыш эзләнүләр кафедрасында аспирантура бүлеген тәмамлый, фән докторы (PhD).

2014-2019 елларда - Петербургтагы Европа университетында, 2019 елдан - Амстердам университетының ассистент-профессоры.
2021 елның январеннан - Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтында директор урынбасары, жәмгыять фикере бүлегенең мөдир вәкаләтләрен башкаручы.
Амстердам университеты профессоры, фәлсәфә фәннәре докторы Әлфрид Бостанов: «Стратегиядә башта монысын, аннары икенчесен эшләргә кирәк, шулай итеп без якты киләчәккә житәрбез, диелмәгән. Текстта конкрет даталар, саннар юк бит. Гомуми төшенчәләр бирелгән. Әнә шул төшенчәләрне кулланып, һәр кеше үзенә ниндидер план кора ала. Яисә, без киң җәмәгатьчелек буларак, стратегиягә таянып, үзебез өчен программа төзи алабыз», - диде.
Әлфрид Бостанов Россиядә ислам дине тарихын, Себер мөселманнарының кулъязма мирасын, татар тарихы чыганакларын өйрәнә. Аның фәнни язмалары белән танышырга була, «Әлбәттә» проектында лекцияләре бар.
Безнең каршыбызда чыгыш ясаган тарихчы, исламият белгече милләт, зур шәһәр шартларында туган телдә сөйләшү турындагы фикерләре белән уртаклашты. «Мин татар телендә укымадым. Ләкин мин үземне Омскидан килеп, татарча сөйләшүче бердәнбер кеше дип әйтә алмыйм. Сер түгел, шәһәрдә татар теленең кулланышы һәм яшәеше еш кына катлаулы шартларга юлыга. Шуңа күрә татар телен өйрәнү, белү үзебезгә кала. Һәрбер кеше тәрбиясенә, вөҗданына карап эш итә. Әгәр дә узган буыннар белән бәйләнгән җепне сакларга телисең икән, син татар телен белергә тиешсең. Кемнең балалары бар, вакыт үтү белән шуны аңлыйсың, син балалар белән нинди телдә сөйләшәсең һәм киләчәктә алар нинди телдә сөйләшәчәк, бу - вакытлар узу белән мөһим була башлый, - ди ул. - Еш очракта олырак буыннан шундый сүзләрне ишетергә була: «Эх кызганыч, без үзебезнең балаларга татар телен өйрәтмәдек!» - һәм тотыналар төрле сәбәпләр табарга. Бу нәрсә бар, чынлыкта, бернинди сәбәпләр дә эзлисе килми. Мин үз кызларым белән рәхәтләнеп татарча аралашам, аларда үзләренең кем булулары турында бернинди дә шик юк», - дип әйтә.
Әлфрид кунагыбыз үзенең чыгышларын саф татар телендә, кирәк икән, шатырдатып себерчә дә, сәгатьләр буена, бертуктаусыз алып бара ала. Төмән егетләре һәм кызлары кунакның шулай татарча матур сөйләшүен ишетеп шаккаттылар, бик сокландылар. Һәрберсенең диярлек йөрәкләрендә, мин ник шулай үз телемдә жиңел генә һәм аның кебек матур сөйләшә белмим, дигән яра барлыкка килде, күпләрнең күзләреннән яшьләр атылып чыкты, ана телен белмәүләренә бик үкенделәр. Кунакның сүзләре тәмамлану белән, аның ягына бертуктаусыз сораулар, тәкъдимнәр яңгырады. Бу ике сәгатъ вакыт арасындагы аралашу вакытында яшьләребез күңелендә үзебезнең туган телебезгә ярату - сөю, чын мәхәббәт капкалары ачылды дип әйтсәм, хата булмас.
Ә бит, Әлфрид энекәшебез, Төмән өлкәсенең Тубыл, Вагай, Яркәү районнарында, авылда яшәүчеләр белән күрешеп, кайда астаналар бар, шул авылларда булып, кемдә нинди мәгълүмат сакланып калган, шуларны үзләштереп йөри, халкыбызның, туган ягыбызның тарихын тирәннән белергә тырыша. Киләчәктә ул халкыбыз, милләтебез һәм үзебезнең туган телебезне баетуда, тарих битләрен саклап калуда, аларны ачыклауда зур өлеш кертәчәк, Ин ша Аллаһ, халкыбыз, Ватаныбыз каршысында бөек уңышларга ирешәчәк дигән теләктә калам.
Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.