Октябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Күптән түгел Тубыл шәһәренә барып кайттык. Әлбәттә, Галия апа Абайдуллина белән күрешеп, очрашмыйча мөмкин түгел иде.
Күп китаплар авторы, җирле шагыйрәбез «Зилә» шигырьләре баштарак «Яңарыш» газетасында шул исем белән дөнья күрә башладылар.
Аның фатиры бигрәк тә матур, иркен, тыныч урынга туры килгән. Намазга чакырган азан тавышлары күңелләргә дәрт биреп, көч өстәп, фатирны илаһи нурларга күмеп тора. Күптәннән дин юлына басучы, намазларын калдырмыйча укып килүче Галия апабыз чын ак әбигә әйләнгән. Олы яшьтә булуына карамастан, Аллаһы Тәгалә аңа камил акыл, хәерле гомер, якыннарының, дусларының, милләттәшләренең игелеген насыйп иткән, көч, сәләт, тырышлык биргән.
Ике бүлмәле фатир залының бер почмагында өстәл куелган, аның барлык дөнья күргән китаплары тезеп салынган. Ә стенада – Мактау кәгазьләре, төрле истәлекле бүләкләр. Шагыйрәнең фатирына һәрбер көнне яңадан-яңа кешеләр килеп торалар, алар аның шигырьләрен яратып укучылар, дус һәм якын туганнары. Ә инде аның иҗатына битараф булмаганнарга, кызыксынучыларга кат-кат сөйләп тормас өчен, Галия апа шушы күргәзмәне булдырган.
Шагыйрә үзенең язмышына, тормыш иптәше Рисмөхәммәт абыйга рәхмәтле. Алар 60 елга якын дус-тату гомер кичерделәр. Балалар үстерделәр, икесе дә укытучы буларак, мәктәпкә эшкә бергә йөреп, бергә кайтып керделәр. Галия апа бөтерчек кебек тере, җитез хатын булса, Рисмөхәммәт абый сабыр, тыныч кеше иде. Тормыш иптәшен сагынып, искә алмаган көне юктыр апаның. Тик бу дөньяда бернәрсәне дә яңадан кайтарып булмый шул.
- Татарстан - Әлфиясе белән, Себер - Галиясе белән данлыклы, - дип Рисмөхәммәт абый такмаклап йөри торган булган. Бер-берсен кайгыртып, матур яшәделәр шул. Бала-оныклары ташламыйлар, килеп фатирны җыештырып, тәм-томнар, ризыклар әзерләп китәләр.
- Галия апа, сездән кеше өзелми, кайчан шигырьләр язарга өлгерәсез? – дип сорамыйча булдыра алмадым.
- Мин милләттәшләрем белән аралашудан, фикерләр алышудан бары тик илһам гына алам. Алар китүгә ук кулыма каләм тотып яза башлыйм. Саф күңел, яхшы ниятләр белән мине хөрмәтләп, ихтирам итеп киләләр, рәхмәт мине зурлагангары өчен.
Аерым рәхмәтемне Бөтендөнья татар конгрессына белдерәсем килә. Мине берничә медаль белән бүләкләделәр. Шулай ук «Яңарыш» газетасы редакциясе хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтлемен. Беренче шигырьләрем газета битләрендә бастырылып дөнья күрделәр.
Галия апаның тормыш һәм иҗат юлын язып чыгу бер калын китапка да сыймас. Әмма, аның шигырьләрендә барысы да ачык чагыла.
Фатирының икенче бүлмәсендә эш урыны. Галия апа китап чыгару буенча остарып, шомарып беткән. Бу бүлмәдә барлык кирәкле җайланмалар булдырылган. Үзе яза, хәрефләр җыя, тикшерә, нәшриятка алып барып бирәсе генә кала.
Тулы иман, гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәгән дини кеше шулай булырга тиештер дә. Өстә язылганнарның барысына да ия булу – бу Аллаһы Тәгаләнең зур бүләгедер.
Наилә САФИУЛЛИНА.