Октябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
2024 һәм 2025 елларда 1 сентябрьдә Бөтендөнья татар Конгрессы тарафыннан Төмән өлкәсе татар мәктәпләренә Казаннан татар теле, әдәбияты һәм башка уку әсбаплары, картиналар һәм башкасы кайтты.
Аларны Төмән шәһәренең 52 нче этномәдәни компонентлы урта мәктәбенә китерделәр. Без китапларны регионның татар мәктәпләренә тарату эшен башкаручы Кырынкүл мәктәбенең татар, рус телләре һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамовадан шушы җаваплы хезмәт турында сораштык.
- Быел яңа уку елы башлану белән мәктәпләребезгә Казаннан татар дәреслекләре китерделәр. Кемгә нинди дәреслек җитешми, татар теле укытучылары килеп алдылар. Мәсәлән, Төмән районының Муллаш, Вагай районының Тугыз мәктәпләре һәм башкалары. Әлеге дәреслекләр арасында күбрәк беренче сыйныф укучыларына әлифба, туган тел, уку китаплары кайткан. Сәгъдиева, Гарифуллина авторлары дәреслекләре бар. Шулай ук 2024 елны Бөтендөнья татар Конгрессыннан туган тел кабинетлары өчен татар теле, әдәбияты теориясеннән таблицалар, стенага элергәме, дәрестә кулланыргамы - бик күп татар рәссамнарының картиналары килде. Без аларны барлык татар мәктәпләренә тараттык. Җиһазлаулар арасында күп алфавитлар бар иде. Хәзерге көндә дә таратабыз. Мәсәлән, Кырынкүлдә балалар бакчасы бар, аңа бирдек. «Этнос» өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесенә тапшырдык.
Ни өчен безнең мәктәпкә алып киләләр, дип сораучылар булыр. Чөнки мәктәбебез өлкә үзәгендә урнашкан. Шулай китапханәче Вәлимә Нәбиева белән бергә мәктәпләргә таратабыз. Узган елны өлкәбезнең 40тан артык этномәдәни компонентлы мәктәпләре дәреслекле, җиһазлы, таблицалы булдылар. Мәсәлән, Вагай районы, Тугыз мәктәбе укытучысы Венера Ибукова районнарына алып кайтып, бөтен мәктәпләргә таратырга ярдәм итте. Яркәү, Тубыл, Ялутор, Төмән, Түбән Тәүде районнары алдылар. Ерактагы Вәчир, Лаемтамак авыллары мәктәпләренә дә өлеш булды. Быел сүзлекләр дә бар иде, алар Киндерле урта мәктәбенә китте.
Төбәкнең татар мәктәпләренә китаплар кайтару изге эшен җитәкләүче Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе бүлеге җитәкчесе Ринат Насыйровка регионның татар мәктәпләре исеменнән рәхмәтебезне белдерәм», - дип сөйләде Халидә Хәлидулла кызы.
Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбе директоры Мөнирә Калиева:
- 2024 һәм 2025 уку еллары башында татар-рус сүзлеге (20 данә), татар-орфографик сүзлек (10 данә), синонимнар сүзлеге (3 данә), 1 сыйныф өчен әлифба (дәреслек 10 данә), таблицаларда татар әдәбияты (2 төргәк), «Туган тел» күргәзмә әсбабы (1 төргәк), алфавит (10 данә), татар теле дәресенә иллюстрацияләр җыелмасын (5 төргәк) Кырынкүл мәктәбеннән алып кайттык.
Безне китаплар белән тәэмин итүче, кайчан гына мөрәҗәгать итмик, гел булышучы якташыбыз Ринат Насыйровка, ярдәмчесе Зилә Юсуповага, Төмәннең Кырынкүл мәктәбе коллективына зур рәхмәтебезне бедерәбез.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.