Октябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан булачак әниләр Россия социаль фондының төбәк бүлегенә бердәм пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә ала. Гаиләләргә ярдәмне бала тууга әзерлек чорында һәм балигъ булганчы күрсәтәләр. Түләүләрне рәсмиләштерү ысуллары һәм күләмнәре булачак әни эшләгәнме-юкмы икәненә бәйле.
Пособие билгеләүне сорап йөклелек 12 атна булгач мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әгәр гариза буенча уңай карар кабул ителсә, түләү исәпкә кую аеннан (әмма йөклелекнең 6 атнасыннан да иртәрәк түгел) билгеләнә. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында бирү уңайлырак, шулай ук күпфункцияле үзәк яисә Төмән өлкәсе буенча социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Өстәмә рәвештә документлар җыю кирәк түгел, барлык мәгълүматларны фонд электрон хезмәттәшлек кысаларында тиешле ведомстволардан мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.
Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие булачак әнигә аның гаризасы буенча түбәндәге шартларда билгеләнә:
Эшләүче әниләргә бирелә торган пособие:
- Гаиләдә бер кешегә айлык керем җан башына уртача төбәк яшәү минимумыннан артмаса, хатын-кыз йөклелекнең иртә срогында - 12 атнага кадәр медицина оешмасында исәпкә басканда, шулай ук 0 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага түләнә.
- Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие.
- Йөклелек һәм бала табу буенча пособие.
- 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие.
- Гаиләдә һәр кешегә керем 2 яшәү минимумыннан кимрәк булса, ана капиталыннан айлык түләү.
Эшләмәүче әниләргә бирелә торган пособие:
- Керем булмауны объектив тормыш шартлары белән нигезләгәндә бердәм пособие йөклелекнең 12 атнасына кадәр учетка баскан йөкле хатынга, шулай ук 0 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага түләнә.
- Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие.
- Көндезге укудагы студент кызлар һәм оешманы бетерү нәтиҗәсендә эшен югалткан хатын-кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие.
- 0 яшьтән 17 яшькә кадәрге бердәм пособие алмаса, 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча пособие.
- Гаиләдә һәр кешегә керем 2 яшәү минимумыннан кимрәк булса, ана капиталыннан айлык түләү.
Сораулар булган очракта, Россия социаль фондына 8-800-100-00-01 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.
Россиянең Төмән өлкәсе буенча социаль фонды.
(Ләйлә МАДЬЯРОВА тәрҗемәсе).